Диния Нәзарәте Татарстан солдатларына ярдәм күрсәтү өчен җыелган акчага хәрби киемнәр сатып алды

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм күрсәтү өчен Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында республиканың төрле почмакларыннан, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, барлыгы 7 556 683,53 сум акча җыелды. Моннан тыш, “Зәкят” фонды тагын 500 000 сум күләмендә акча өстәде, дип хәбәр итә Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Җыелган акчалар хисабына республика егетләренә хезмәт иткән кирәк әйберләр сатып алынды. Шул исәптән: 14 000 данә хәләл тушенка, 40 комплект хәрби кирәк-ярак (шлемнар, бронежилетлар, бронеплитәләр, кан агуны туктатучы жгут-турникетлар), 14 комплект хәрби кием (кышкы аяк киемнәре, эчке термокием, балаклава, перчатка, оекбашлар, хәрби келәмнәр), медикаментлар һәм шәхси гигиена әйберләреннән торган 14 җыелма. Киемнәр һава шартларын һәм солдатларның үтенечләрен истә тотып сатып алынды. Алар барысы да Татарстан солдатларына тапшырылачак.

Республикадан махсус хәрби операциягә киткән солдатларга ярдәм итү өчен акча җыю дәвам итә. Акциягә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды башкара.


Фикер өстәү