Республикада яшәүчеләр Газзә секторы халкына биш көндә 7 тоннадан артык кирәк-ярак җыйган

Биш көндә 7 тоннадан артык кирәк-ярак. Кыска гына вакыт аралыгында республикада яшәүчеләр Газзә секторы халкына әнә шулкадәр гуманитар ярдәм җыйган. Бүген – 8 ноябрьдә – гуманитар ярдәм җыюның соңгы көне. Аннары бу йөкне Мисырга озатачаклар.

Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 3 ноябрьдән республикада Газзә секторы халкына гуманитар ярдәм җыю үзәге оештырылды. Татар мөселманнары Диния нәзарәте белән Мисырның «Кызыл ярымай» оешмасы зыян күрүчеләргә кирәкле азык-төлек һәм кирәк-ярак исемлеген төзеде. Халыктан азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары кабул итәләр. Тулы исемлек ярдям.рф сайтында урнаштырылган.

Артык зур булмаган кирәк-яракларны «Ярдәм янәшә» хәрәкәтенең офисына (Патрис Лумумба урамы, 4 йорт, 112 кабинет), зур әйберләрне Мәҗит Гафури урамы, 4б йорт адресы буенча китерергә мөмкин. Ярдәм янәшә фонды координаторы Ринат Фазылов сүзләренә караганда, гуманитар ярдәм итү пунктларыннан халык өзелми.

– Һәр 10–15 минут саен безгә гуманитар ярдәм төялгән йөк машиналары килеп тора. Мөселман кардәшләребез генә түгел, төрле диндә, төрле вазыйфада булган һәркем ярдәм итәргә ашыга. Казаннан, Татарстан районнарыннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән Газзә халкына кирәк-ярак китерүчеләр бар, – ди ул.

Ил-көнгә килгән кайгы халыкны аеруча берләштерә шул. Моның шулай икәненә махсус хәрбия операция башлангач та инандык. Республика халкы батыр егетләребезне әле дә ярдәмнән өзми. Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова сүзләренә караганда, Газзә халкына гуманитар ярдәм җыю үзәге ачылгач та, Татарстан халкы кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә ашыккан.

– Газзә халкына ярдәм җыю турында тәкъдимнәрне республика халкы әледән-әле җиткереп торды. Штабта көн саен 15–20 волонтер кизү тора. Ярдәм итәргә теләүчеләр саны артканнан-арта бара, – ди министр урынбасары.

Гуманитар ярдәм җыюга Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды да зур өлеш кертте. Биш көн эчендә биредә Газзә секторы халкына 27,5 млн сумлык ярдәм җыелган.

– Акчалата ярдәмнән тыш халык актив рәвештә подгузник, салфетка, балалар ризыгы, гигиена чаралары, токмач, теш щёткасы, теш пастасы кебек кирәк-ярак та алып килә. «Зәкят» хәйрия фонды бары хәләл ризыклар гына кабул итә. Моннан тыш, китерелгән барлык әйберләр яңа булырга тиеш. Халыкара гуманитар ярдәм күрсәтүнең шартлары, регламентлары, кагыйдәләре бар. Шуңа бәйле рәвештә барысы да яңа, лицензияле, сатып алынган булырга тиеш. Гуманитар йөк Газзә секторына үзәкләштерелгән рәвештә Мисыр һәм Газзә секторы чигендәге «Рафах» чик буе үткәрү пункты аша кертеләчәк, – дип хәбәр итәләр Диния нәзарәтеннән.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү