90 еллык тарих. Тинчурин театры юбилеен билгеләп үтте   

«Театр үз кыйбласын югалтмыйча яши». Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын 90 еллык юбилее белән котлаганда, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов әнә шулай диде.        

– Тинчурин театрының тулы гасырга аз гына җитми калган юбилее. Театр – аерым дөнья, гомер буена бара торган сәяхәт. Татар теле мәсьәләләре комиссиясендә эшли, проблемалы, нечкә урыннарны барлый башлагач, татар театры булмаса, татар теле нишләр иде, дип, үзеннән-үзе уйланасың, – диде Марат Әхмәтов юбилей кичәсендә. – Телебез бай, матур, зәвыклы. Театр сәнгате, һичшиксез, телебезнең камиллеген күрсәтә. Тинчурин театры артистлары да шушы камиллеккә омтылып эшли, халкыбызга, туган телебезгә хезмәт итә.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Тинчурин театры коллективына нәтиҗәле эше өчен рәхмәтен җиткерде:

– Безнең тамашачы үзенчәлекле. Иҗади коллектив тамашачы белән бер язмышта, бер дулкында яши. Үз юлына тугры калып яши. Татар тамашачысы театрга үз язмышына туры килә торган образ эзләп килә. Атналар буе шушы образ белән сөйләшеп йөрергә мөмкин. Менә нәрсә ул театр!

Марат Әхмәтов Тинчурин театрының тарихын да искә алды.

– 90 еллык тарихының 60 елын үзәк бинасы булмыйча, илдән илгә, төбәктән төбәккә, авылдан авылга йөргән. Бүген нинди зур дәрәҗәле театр. Безнең республика бәхетле, чөнки бик күп дәүләт театрларыбыз бар. Мәктәпләрдә балалар театрлары эшләп килә. Халык театрларыбыз бик күп. Димәк, киләчәккә өметебез бар дигән сүз. Телебезне, сәнгатебезне, әдәбиятыбызны саклыйсыбыз килә икән, театрыбызны сакларга кирәк. Гасырлык юбилеена тагын да зуррак уңышлар белән килсен. Туган телебез булса, театрыбыз, һичшиксез, яшәр! – дип тәмамлады ул чыгышын.

 

 

 


Фикер өстәү