Фәрит Мөхәммәтшин III Качалов театр фестивален ачуда катнашты

Бүген В.И.Качалов исемендәге  Казан академия рус зур драма театры сәхнәсендә өченче Качалов театр фестивале ачыла. Фестиваль афишасында – Россиянең танылган театр сәнгате осталары куелышында илнең әйдәп баручы театрларының иң яхшы спектакльләре. Фестиваль кысаларында бүген сәхнәдә Мәскәүнең «Петр Фоменко остаханәсе» театры артистлары Уильям Шекспирның пьесасы буенча куелган «Король Лир» спектаклен  уйнадылар. Спектакльне караган тамашачылар арасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның хатыны Луиза Акрамовна да бар иде.

«Король Лир» — биш акттан торган фаҗига. Танылган пьесаның сәхнә версиясен режиссер һәм сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Евгений Каменькович куя. Спектакльнең премьерасы Мәскәү театры сәхнәсендә 2019 елның февралендә була. Бүген Уильям Шекспирның классик трагедиясе Казан тамашачылары өчен тәкъдим ителде.

Бүген республика башкаласында старт алган өченче Качалов театр фестивале 26 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә В.И.Качалов исемендәге  Казан академия рус зур драма театры сәхнәсендә тамашачыларга Мәскәү театрының «Театр сәнгате студиясе» тарафыннан «Мандат» комедиясе тәкъдим ителә. А.С. Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры Михаил Булгаков пьесасы буенча «Зойкин фатиры» комедиясен күрсәтәчәк. Белоруссиянең иң борынгы театры – Янка Купала исемендәге милли академия театры Казан сәхнәсендә легендар «Павлинка» комедиясен уйнаячак. Фестиваль Николай Гоголь пьесасы буенча В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры артистлары тарафыннан «Ревизор» комедиясе куелышы белән тәмамланачак.

Спектакль башланыр алдыннан фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы депутаты, В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры директоры Александр Славутский сәламләде. «Безнең өченче фестивальне «Петр Фоменко остаханәсе» театры ача, мин үзем бу театрны бик яратам, – дип басым ясады Александр Славутский.  – Без Татарстанга иң яхшысын алып килергә тиеш».

«Петр Фоменко остаханәсе» театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе Евгений Каменькович, үз чиратында, фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдерде, Татарстанда театрларны үстерүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады.

«Король Лир» спектаклендә шулай ук Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Спектакль тәмамлангач сәхнәгә ТР Дәүләт Советы Рәисе исеменнән кәрҗин белән чәчәкләр чыгардылар.


Фикер өстәү