Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан өчен Кытай белән хезмәттәшлек өстенлекле булып тора»

«Без дөнья аренасында күпполярлы һәм тигез хокуклы партнерлыкка карашларыбызны уртаклашкан илләр белән сәяси-икътисади, гуманитар, чик буе элемтәләренең күптөрлелеген үстерү белән кызыксынабыз», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Сәяси партияләрнең үзара хезмәттәшлеге – халыкара мөнәсәбәтләрнең мөһим өлеше» темасына «түгәрәк өстәл» утырышында. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Әлеге бүген «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.

Түгәрәк өстәл эшендә Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Андрей Денисов, Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Харбин шәһәренең вице-мэры Чуаньхай Цзян, Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге илчелегенең киңәшче Сяоцзюнь Лу, Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо, Дәүләт Советы депутатлары, Россия һәм Кытайның партия структуралары һәм фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре, шулай ук Кытайдан республика югары уку йортларында белем алучы студентлар катнашты.

Форумда катнашучыларны «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Секретаре, РФ Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак сәламләде. Аның сәлам сүзләрен Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде. «Партиянең Татарстан төбәк бүлегенең партия төзелеше, парламент һәм закон чыгару эшчәнлеге өлкәләрендә фикер алышу һәм гамәли белемнәрне уртаклашу өчен Россия Федерациясенең һәм Кытай Халык Республикасының әйдәп баручы сәяси көчләренең партияара дискуссиясен дәвам итү өчен перспективалы мәйданчык эшләтеп җибәрү инициативасын хуплап кабул иттек, – диелә сәламләүдә. – Билгеле, күпполярлы дөньяны ныгытуның хәзерге шартларында партия дипломатиясе формаларының, инструментларының әһәмияте ныгый гына барачак».

Андрей Турчак әйтүенчә, мондый вәкиллекле форумныңТатарстанда узуы һич тә очраклы түгел, чөнки республика 1990 еллар башында РФ субъектлары арасында беренчеләрдән булып төбәк дәрәҗәсендә халыкара элемтәләрне үстерү кирәклеге турында белдерде, чит ил партнерлары белән үзара файдалы ике яклы элемтәләр урнаштыру процессына кушылды. Бүген Татарстан, Андрей Турчак билгеләп үткәнчә, үзара файдалы хезмәттәшлек өчен ачык ышанычлы һәм перспективалы эшлекле партнер буларак халыкара танылу алган.

Фәрит Мөхәммәтшин форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге, Татарстан Дәүләт Советы, «Бердәм Россия»партиясенең төбәк бүлеге исеменнән дә сәламләде. «Ике илнең дә бизнес даирәләре инициативасы буенча уздырыла торган Форум дәүләтләребез һәм аларның төбәкләре арасында киң колачлы тигез хокуклы ышанычлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлекнең алга таба үсүенә ярдәм итәчәк, ике яклы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәгариф, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекнең бөтен спектрына кагылачак», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы фикеренчә, Россия һәм Кытай җитәкчеләре куйган амбициоз максатларга ирешүдә «халык дипломатиясе» инструментлары, шул исәптән парламент, партия һәм иҗтимагый оешмалар мөһим роль уйный. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бу инструментарийны илебезнең әйдәп баручы сәяси көче – «Бердәм Россия»партиясе тулысынча куллана. Моны партия җитәкчелегенең киң географиясе һәм кайбер дәүләтләрнең (Кытай, Монголия, БДБ илләре һәм Латин Америкасы, Азия сәяси партияләренең Халыкара конференциясендә әгъза булу һ.б.) әйдәп баручы партияләре белән төзелгән килешүләр дә дәлилли.

«Бердәм Россия» дистәләгән әйдәп баручы партияләр, шул исәптән парламент күпчелеге, дус илләрнең абруйлы иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләре белән конструктив һәм ышанычлы хезмәттәшлекне хуплый. БРИКС+ форматында партияара диалог дәвам итә. «Бу планда без Кытай коллегаларыбызның әлеге төркемдә рәислек итү чорында туплаган кыйммәтле тәҗрибәсенә таянабыз, –- дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Киләсе елның октябрендә Татарстанга Россия Федерациясе рәислегендә БРИКС төркеме дәүләт башлыклары утырышын кабул итү ышанып тапшырылды, хәзер инде киңәйтелгән составта».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Россия-Кытай стратегик хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан өчен Кытай белән хезмәттәшлек турыдан-туры диалог буенча да, «халык дипломатиясе» күзлегеннән дә өстенлекле булып тора.

Соңгы елларда Кытай Халык Республикасы тотрыклы рәвештә Татарстанның төп тышкы икътисади партнерлары бишлегенә керә. Соңгы өч елда гына товар әйләнеше 2,1 тапкырга диярлек арткан һәм узган ел нәтиҗәләре буенча 11,7 млрд.юань тәшкил иткән. 2016 елдан Казанда Кытайның Генераль Консуллыгы эшли. Татарстанда Кытайдан 2 меңгә якын студент белем ала. Республика территориясендә үз проектларын Кытайның әйдәп баручы инвесторлары гамәлгә ашыра. Татарстан, Идел буе федераль округында урнашкан регион буларак, инде ун елдан артык «Волга – Янцзы» төбәкара хезмәттәшлегенең уникаль форматын тормышка ашыруга үз өлешен кертә. Парламентара хезмәттәшлек үсә, ул, шул исәптән, партиянең үзара хезмәттәшлек форматы белән ныгытыла.

«Халыкара эшчәнлекне үстерү, «Бердәм Россия»нең һәм КПКның «халык дипломатиясе» географиясен, шул исәптән аның региональ үлчәмнәрен киңәйтү – бүгенге дөньяда безнең бөек державаларның позицияләрен ныгыту мәнфәгатьләрендә», — дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Фикер алышуда фәнни даирә вәкилләре дә катнашты. Аерым алганда, Россия тарихчысы, синолог, тарих фәннәре докторы, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтының Кытайны өйрәнү һәм Азия-Тын океан тикшеренүләре кафедрасы профессоры, РФА эксперты Дмитрий Мартынов Россия һәм Кытайның сәяси һәм мәдәни киңлеген якынайтуның тарихи һәм заманча факторларын билгеләде. Моннан тыш, ике дәүләтнең күптармаклы хезмәттәшлеге, шулай ук яхшы күршелек сәясәтен үстерү мәсьәләләре тикшерелде.


Фикер өстәү