Казанда Яшь дипломатларның  VI форумы ачылды

Казан янәдән бөтен дөньядан җыелган яшь дипломатларның очрашу урынына әверелде. 17–21 августта башкалада VI Халыкара Яшь дипломатларның глобаль форумы уза. Халыкара мөнәсәбәтләр буенча белгечләр катнашында узган чараның әһәмияте нәрсәдә?    

Яшь дипломатларның глобаль форумы үз тарихында алтынчы, Казанда икенче тапкыр уза.  Чара 40 илдән 130 делегатны берләштерде. Быелгы форумның төп темасы – күпполюслы яңа дөнья дипломатиясе һәм заманча халыкара мөнәсәбәтләрдә мәгълүмат куркынычсызлыгы. Эшлекле сессияләр барышында катнашучылар мәгълүмат иминлеге, гуманитар хезмәттәшлек, Россия белән дустанә мөнәсәбәттә булмаган илләрнең көченә каршы тору, ерак һәм якын чит илләрдә илебез мәнфәгатьләрен кайгырту турында фикер алышачак.

Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров фикеренчә, әлеге форум катнашучыларга халыкара тормышның төп проблемалары буенча фикер алышу мөмкинлеге бирә.

«Бүгенге геосәяси шартларда үзара аңлашу киңлеген киңәйтүгә юнәлдерелгән интеллектуаль тырышлык аеруча зур кыйммәткә ия. Форум тематикасының бик актуаль булуын да искәртергә кирәк. Полицентрик дөнья төзелешен формалаштыру ул – дәвамлы процесс һәм, барыннан да элек, дәүләтара мөнәсәбәтләрнең демократлашуына бәйле. Алар халыкара хокукның гомуми танылган нормаларына таянырга һәм дөньяның мәдәни-цивилизацион күптөрлелеген исәпкә алырга тиеш. Россия глобаль әһәмиятле карарлар кабул иткән вакытта һәр илнең тавышы исәпкә алыну яклы. Россия дипломатиясе тигез хокуклылык, үзара хөрмәт һәм эчке эшләргә тыкшынмау кебек кыйммәтләрне бүлешкән һәркем белән тыгыз хезмәттәшлек итү өчен ачык», – диелә аның сәламләү хатында.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков та хәзерге шартларда халыкара яшьләр хезмәттәшлеге тагын да зуррак әһәмияткә ия дип саный.

– Безнең илдә халыкара яшьләр хезмәттәшлегенә зур игътибар бирелә. Әйтик, киләсе елда Казанда тарихта беренче тапкыр «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры узачак. Катнашучыларның күпчелеге – яшьләр. Без киләчәккә карыйбыз, яңа форматларны үзләштерергә телибез,  – диде ул.

Глобаль форум Татарстан өчен нинди мөмкинлекләр ача? Бу сорауга Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков җавап бирде.

– Республиканың Тышкы эшләр министрлыгы һәм партнерлык оешмалары белән хезмәттәшлеге яшьләрне халыкара киңлеккә җәлеп итүгә зур йогынты ясый. Форум кысасында яшь белгечләр халыкара сәяси элемтәләрне үстерә һәм формаль булмаган шартларда көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыша ала. Бу безнең өчен бик мөһим, бигрәк тә хәзерге чынбарлык шартларында, – диде министр.

Ринат Садыйков әйтүенчә, республикадагы яшьләр сәясәте өчен халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора.

– Яшьләрне халыкара киңлеккә интеграцияләү – безнең өстенлекләрнең берсе. Татарстан Хөкүмәте яшьләр дипломатиясен үстерүгә һәм төрле илләр яшьләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга аерым игътибар бирә. Татарстан тарихи рәвештә Европа һәм Азия арасында күпер булып тора. Казан күп тапкырлар БРИКС, ШОС, Россия – Кытай форумнары яшьләр вакыйгаларының халыкара мәйданчыгына әверелде. Узган ел ислам дөньясының Яшьләр башкаласы итеп сайланды. Яшь дипломатларның Глобаль форумы халыкара аренада ышаныч һәм үзара аңлашуны ныгытырга тиеш, – дип сөйләде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү