Сергей Лавров Казанда VI Яшь дипломатлар глобаль форумында катнашучыларны сәламләде

Казанда ачылган VI Яшь дипломатлар глобаль форумы — төрле илләрнең тышкы сәяси ведомстволары вәкилләре өчен халыкара тормышның төп проблемалары буенча формаль булмаган фикер алышулар үткәрүдә менә дигән мөмкинлек. Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров чарада катнашучыларга юллаган сәламләү хатында шул хакта хәбәр итте. Министрның хатын Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков укыды.

«Бүгенге геосәяси шартларда үзара аңлашу киңлеген киңәйтүгә юнәлдерелгән интеллектуаль тырышлык аеруча зур кыйммәткә ия. Хәзерге форумның тематикасы – «Яңа күп полюслы дөнья дипломатиясе» – бик актуаль булуын да искәртергә кирәк. Полицентрик дөнья төзелешен формалаштыру – ул дәвамлы процесс һәм, барыннан да элек, дәүләтара мөнәсәбәтләрнең демократлашуы белән бәйле. Алар халыкара хокукның гомуми танылган нормаларына таянырга һәм дөньяның мәдәни-цивилизацион күптөрлелеген исәпкә алырга тиеш», — диелә хатта.

Тышкы эшләр министры билгеләп үткәнчә, Россия глобаль әһәмияткә ия карарлар кабул иткән вакытта һәр илнең тавышы исәпкә алынуын яклап чыга. Шул ук вакытта, Россия дипломатиясе тигез хокуклылык, үзара хөрмәт һәм эчке эшләргә тыкшынмау кебек кыйммәтләрне бүлешә торган һәр ил белән тыгыз хезмәттәшлек итү өчен ачык.

 


Фикер өстәү