Михаил Мишустин «Россия – ислам дөньясы» XIII халыкара икътисадый саммитында катнашучыларга һәм оештыручыларга сәламләү юллады

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин «Россия – ислам дөньясы» XIII халыкара икътисадый саммитында катнашучыларга һәм оештыручыларга сәламләү сүзләрен юллады.

Саммитның пленар утырышы ачылышында Михаил Мишустин исеменнән сәламләү текстын Россия Икътисадый үсеш министры Максим Решетников укыды.

«Хөрмәтле дуслар! Сезне «Россия – ислам дөньясы» XIII халыкара икътисадый саммитында сәламләвемә шатмын. Форум үзе эшләгән чорда абруй һәм халыкара танылуга иреште. Һәм бүген ул янә Татарстан башкаласында дәүләт хакимияте органнары, финанс институтлары вәкилләрен, Россия һәм чит ил бизнесы лидерларын җыйды. Россия һәм Ислам дәүләтләрен дуслык һәм тирән хөрмәт җепләре бәйли. Без сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне актив үстерәбез, эре уртак проектларны тормышка ашырабыз.

«Россия – ислам дөньясы» форумы – безнең күп планлы хезмәттәшлегебезгә өстәмә импульс бирү, тәҗрибә һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашуны киңәйтү, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, килешүләр төзү, дәүләтләрнең һәм төбәкләрнең инвестицион потенциалын тәкъдир итү өчен уникаль мөмкинлек.

Бүгенге очрашуда катнашучылар өчен уртак куллану икътисадының, ислам финансларының, хәләл индустриянең, экспортның, эшкуарлыкның актуаль мәсьәләләрен, инвестицияләрне җәлеп итү механизмнарын үз эченә алган көн тәртибе әзерләнгән.

Истәлекле датага – Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга аерым игътибар биреләчәк. Бу – Россия, Татарстан һәм бөтен Ислам дөньясы өчен мөһим тарихи вакыйга. XIII Халыкара икътисадый саммиты Россия белән Ислам дөньясы арасындагы эшлекле элемтәләрне ныгытуга, безнең илләр һәм халыклар арасында үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам.

Сезгә кызыклы дискуссияләр, нәтиҗәле эш телим. Ә кунакларга – Казанда булудан онытылмаслык тәэсирләр алырга» диелә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин исеменнән «Россия – ислам дөньясы» саммитында катнашучыларга сәламләү текстында.

Белешмә өчен:

Казанда «KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммиты ачылды. Чара «Казан Экспо»  күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында уза.

Саммит 5 меңнән артык катнашучыны җыйды.

2022 елда программаның төп темасы булып уртак куллану икътисады һәм гомуми хәләл бәрәкәте тора. Саммитның төп темалары – ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустрия, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр.

Пленар утырыш «Уртак куллану икътисады һәм гомуми хәләл бәрәкәтлек» темасына багышланган.

Өч көн дәвамында (2022 елның 19 – 21 мае) чара халыкара оешмалар, иҗтимагый һәм финанс институтлары вәкилләрен, илчелекләр, сәясәтчеләр, инвесторлар һәм эшкуарларны җыячак.

Саммит кысаларында Russia Halal Expo 2022 күргәзмәсе, машина төзелеше кластер форумы, Бөтендөнья хәләл көне һәм Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан чаралар уза.


Фикер өстәү