Рәшит Баһаветдинов: «Июньне яратмыйм… Шушы айда иң кадерле кешеләрем – улым, хатыным, әнием үлде»

Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында яшәүче 67 яшьлек Рәшит абый Баһаветдинов июньне яратмый. Шушы айда иң якын кешеләре – улы, хатыны, әнисе вафат булган. Авыр хәсрәтләрне күтәрә алган, үзендә яшәргә көч тапкан ул.

– Улыбыз авылда Сабан туе узган көнне һәлак булды. Әле көндез генә мәйданда көрәшеп йөргән 16 яшьлек егетнең кичен җансыз гәүдәсен алып кайттык. Кечкенәдән техника рәтен белеп үсте Тимур. Мотоциклны иртән сүтеп, төшке якка җыеп та куя иде. Улыбызны дусты килеп алды. Авыл башында мотоциклы ватылган икән. Тимур каршы килмәде, ярдәмчел  иде. Юл читендә мотоциклны төзәтеп яткан егетләр өстенә рульдә исерек йөртүче утырган машина килеп менә. Дус егете кырыйга очып, исән калган, безнекен коткара алмадылар, – дип искә ала Рәшит абый. – Бик акыллы иде, балам. Үләренә берничә көн кала ул әнисенә «Аятел-көрси» сүрәсен язып биргән иде. Кирәге чыгар, ди. Бу кайгыдан догалар укып тынычланырга тырыштык.

Тимурның үлеме бөтен авылны тетрәндерә. Әнисе Дилүзә апа да, Рәшит абый да бала хәсрәтен күтәрерлек көч таба үзләрендә. Ничек тә яшәргә кирәк, ди алар. Олы уллары Радик та бар бит әле! Әнә шул бала аларны коткара да инде. Әмма капкаларын тагын кайгы җиле кага. Беренчесе икенчесен алып килә.

– Башта бар да яхшы иде. Кинәт кенә хатыным табибларга йөри башлады. Казанга чыга да китә. Мин аптырап сорасам, хатын-кызлар табибына гына күренеп кайтам, ди торган иде. Үзенең авырганын сиздермәде. Мин гел эштә булдым. Әмма күңелгә барыбер шик керде: хатыным нәрсәдер яшерә кебек. Бервакыт ул хастаханәдән кайтып сумкасын куйгач, тиз генә табиб биргән язуларның күчермәсен үземә алдым. Эшемә барып укып карасам, Дилүзәдә яман чир икән. Лимфа төеннәрендә яман шеш. Әлеге сүзләрне уку авыр булды. Нишләргә дә белмәдем, – ди Рәшит абый.

Бу вакытта Дилүзә апа иренә сиздермичә генә ике операция ясаткан була инде. Мәкерле авыру үзенекен эшли. Дилүзә апаның хәле көннән-көн начарая. Аны Казан хастаханәсенә салалар. Рәшит абый хатыны яныннан 3 ай буена китмичә, аны үзе тәрбияли. Өйләренә кайтарып җибәргәндә, 24 көн  гомере калган, диләр. Әмма Рәшит абый бу хакта ишетергә дә теләми. Хатынын тагын 3 ай яшәтә әле ул. Җылы сүзен, яратуын кызганмый. Аның шулкадәр сабыр булуына бөтен авыл шакката.

– Тормышта иң кирәк әйбер ул – сабырлык. Кызулык белән берни эшли алмыйсың. Ә хәзерге яшьләр түзем түгел, – ди Рәшит абый. – 38 ел яшәгән газиз хатынымны җир куенына салу җиңел булмады. Ул чактагы хәлемне үзем генә беләм. Ярый, улымның гаиләсе бар. Киленемә чиксез рәхмәтлемен. Дилүзәмне югалтканга 5 ел була быел. Киленем килеп бөтен өемне җыештырып, юып китә. Гел ярдәм итеп тора.

Өйләнергә уйламый да Рәшит абый. Йортка ят кеше кертәсем килми, ди. Хәсрәтен басар өчен, эшкә чума. Үзенә шөгыль таба. Бакчасында төрле  җиләк-җимеш үстерә, аларның кайнатмаларын да үзе әзерли. Өен дә яшеллеккә күмә, 50дән артык гөле бар икән.

– Гөлләремне күреп, күпләр соклана. Бу арада кунаклар килгән иде. Өчесенә күз тиде, – ди Рәшит абый. – Гөлгә дә чәчәк атар өчен көч кирәк. Кешегә тагын да катлаулырак. Спорт белән дус мин. Элек биеп тә йөрдем әле. Лаеклы ялда булсам да, эшкә киредән чакыртып алдылар. Кеше арасында көннең узганын да сизмисең. Күңел төшереп, моңсуланып та утырып булмый. «Бабай», – диеп өзелеп торган оныкларым бар. Мин бәхетсез түгел!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү