Владимир Путин Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чарада катнашучыларга котлау юллаган

Россия Президенты Владимир Путин Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чарада катнашучыларга һәм аны оештыручыларга котлау җибәргән.

“Кадерле дуслар! Сезне Россия һәм бөтен дөнья мөселманнары өчен зур вакыйга – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан котлыйм!
Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү илебез тарихында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсенә әйләнеп, илнең күп конфессияле дәүләт буларак формалашуына йогынты ясый, Россиянең күп милләтле бердәм халкын булдыруга мөһим өлеш кертә. Мөселманнар йөзләрчә еллар дәвамында илебезне үстерүгә үзләреннән саллы өлеш кертеп килә. Аларның төрле өлкәләрдәге казанышлары – гаять бай тарихи, фәнни, мәдәни һәм рухи мирасыбызның аерылгысыз өлеше.
Мөселманнарыбызның бүгенге буыны ата-бабаларының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен кадерләп саклый, аларның Ватанга намуслы хезмәт итү васыятенә, ватанпәрвәрлек һәм гаделлек төшенчәләренә тугры булып кала. Мөселман-хәрбиләр Украинада махсус хәрби операция үткәрү барышында ныклык, фидакарьлек һәм батырлык үрнәкләре күрсәтә.
Ике яклы хезмәттәшлек буенча, шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлек кысаларында мөселман илләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур әһәмият бирәбез. Төбәк һәм глобаль дәрәҗәдәге күп кенә мөһим проблемаларны бергәләшеп хәл итәргә тырышабыз, халыкара мөнәсәбәтләрдә куркыту, кысу, сәяси һәм икътисади басымны куллануга бергәләшеп каршы чыгабыз. Алга таба да сәүдә-икътисади, фәнни-техник, гуманитар өлкәләрдә һ.б. үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә исәп тотабыз.
Чаралар кысаларындагы очрашуларның үзара фикер алышуга, шулай ук перспективалы башлангычларга этәргеч бирүгә ярдәм итәчәгенә ышанам.
Уңышлы, нәтиҗәле эшләвегезне телим!” – диелә котлауда.


Фикер өстәү