Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан 70тән артык чара үткәреләчәк

1100 еллыка 70тән артык чара. Россия вицепремьеры Марат Хөснуллин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бәйрәмгә әзерлек һәм аны уздыру буенча төп чаралар планын раслады. Вакыйгалар Татарстан гына түгел, башка төбәкләргә дә кагылачак.

– 71 чара үткәрү планы расланды. Җәен оештыру комитетының беренче утырышында без әзерлекнең төп юнәлешләрен билгеләдек, хәзер исә төгәл эшләр тәгаенләнде, – диде Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин. – Ил Президенты да диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне саклау традициясенең мөһимлеген гел әйтеп тора. Бу – безнең байлыгыбыз.

Марат Хөснуллин әйтүенчә, республикада фәнни, мәдәни-агарту чаралары оештырылачак. Алар исә Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең әһәмиятен, әлеге тарихи вакыйганың кешеләрне берләштерү өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтергә тиеш.

Марат Хөснуллин сүзләренчә, 1100 еллыкны бәйрәм итү уңаеннан Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзү мәсьәләсе дә күтәрелә. План буенча, бу комплекс үз эченә музей, китапханә, күргәзмә-лекция залларын алачак.

Әһәмиятле чаралар исемлегендә Татарстан башкаласында төрле китапханә һәм фәнни оешмаларның фондларында ислам диненә кагылышлы кулъязма чыганакларны туплау, саклау һәм фәнни әйләнешкә кертү буенча үзәк төзү нияте дә бар.

Вице-премьер, үзгәрешләр башка төбәкләргә дә кагылачак, дип ышандырды. Аерым алганда, бу – Ульяновск өлкәсе, Түбән Новгород, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә оештырылачак чаралар.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:

– Идел буе Болгары тарихы Россия тарихының һәм илебездә яшәүче халыкларның аерылгысыз өлеше булып тора. Тантаналы чарага әзерлек кысасында шактый эш башкарылды. Чаралар планы күп кенә көнүзәк мәсьәләләргә кагыла. Аларның кайберләре хәтта халыкара әһәмияткә ия. Шулар арасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге катнашында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммиты. Казанда узачак ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе кысасында Россия мөселманнарының бай дини мирасын ачу, ислам дөньясында илнең йөзен һәм абруен күтәрү чаралары буларак хезмәт итәчәк алар. Болар барысы да дөнья җәмәгатьчелегенә Россия үсешенең үзенчәлеген, Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләренең тыгыз үрелеп баруын, динара бәйләнешне күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

 

 

 


Фикер өстәү