Чит ил вакциналары белән коронавирустан прививка ясаткан Россия гражданнарына сертификат һәм QR-кодлар алу мөмкинлеге бар. Моның өчен антитәнчекләргә тест тапшыру кирәк. Сертификат ярты елга бирелә, дип белдерде вице-премьер Татьяна Голикова.
«Чит ил вакциналары ясаткан гражданнар антитәнчекләргә тест тапшыргач, сертификатка ия булачак. Әлеге сертификат ярты ел гамәлдә булачак», – диде Голикова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Вице-премьер сүзләренчә, антитәнчекләргә анализ биреп, сертификатны шулай ук чит илдә «Спутник V» препараты белән вакцина ясаткан россиялеләргә дә алу мөмкин булачак.