Газетага язылу

Мәгариф министрлыгы соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре көннәрен игълан итте

Россия Мәгариф министрлыгы 2026-2027 уку елында мәктәпләрдә соңгы кыңгырауны 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 26 яки 27 июньдә уздырырга тәкъдим итте.

Министрлык тиешле тәкъдимнәрне Россиянең барлык төбәкләренә юллады, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
«Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре программасына Дәүләт флагы күтәрү һәм РФ Дәүләт гимнын башкару тантаналарын, күп балалы гаиләләр вәкилләрен хөрмәтләүне, укучыларның ата–аналары, шул исәптән дәүләт бүләкләренә лаек булганнар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар чыгышларын кертергә тәкъдим ителә», - диелә хәбәрдә.
Соңгы кыңгырауны һәм чыгарылыш кичәләрен үткәргәндә Мәгариф министрлыгы куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә киңәш итте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре