Укыган белми, санаган белә: татар телендәге интернет журналистикасы ни хәлдә?

Бүген журналистиканы интернеттан аерып карау мөмкин түгел диярлек. Безгә хәзер тиз кирәк, игътибарны да җәлеп итсен – заманы шундый чөнки. Ә интернет басмаларның бу таләпләрне үтәрлек барлык мөмкинлекләре бар. Проблемалары да юк түгел, билгеле. Матбугат көне алдыннан Журналистлар берлегендә татар телендәге интернет журналистикасы турында фикер алыштылар.

Очрашуның тагын бер сәбәбе – быел татар интернет журналистикасы тарихын беренчеләрдән булып яза башлаган «Интертат» электрон басмасы 20 еллык юбилеен каршылый. Шул уңайдан Журналистлар берлегендәге Татарстан журналистикасы тарихы музеенда «Интертат»ка кагылышлы документлар, тарихи фотосурәтләр тәкъдим ителгән стенд ачылды.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, татар интернет чараларын укучылар елдан-ел артып бара, дип искәртте.

– Яшәешнең төрле өлкәләрендә татар мохитен саклау әле дә җитди мәсьәлә булып кала бирә. Шунысы сөендерә: татар телле сайтлар, социаль челтәрләрне караучылар елдан-ел арта. Социаль челтәрләрдә татар сайтларының 1,7 млн язылучысы исәпләнә. Бу җәһәттән системалы рәвештә һәм бик нәтиҗәле эшли торган басмаларыбызга рәхмәт, – диде ул.

Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов кереш сүзендә очрашуда күтәреләчәк тема-проблемаларны гомумиләштереп, кимчелекле якларыбыз, эшлисе эшләребез күп, диде. «Иң күзгә ташланганы – кадрлар мәсьәләсе. Бүген һәркем үзенә кадр әзерли башлады. Безгә берләшергә кирәк. Яшь журналистларга ихтыяҗ елдан-ел артачак кына», – диде ул.

«Интертат» электрон басмасы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, бүген татар телендәге интернет журналистикасын бер миллионнан артык кеше укый, дип белдерде. Аның фикеренчә, журналистиканың абруен күтәрергә телибез икән, берничә мәсьәләгә игътибар итү зарур:

– Безгә «тренд»ларны вакытында «эләктереп алып», вакытында тормышка ашырырга кирәк. Эш урыннары, хезмәт хакы турында да уйлау комачауламас. Әйтик, безгә килгәннәр, озак тормыйча, китеп тә баралар. Аннан соң, бәлки, безгә читкә йөз тотар вакыттыр? Чит илләргә, төбәкләргә барып, тәҗрибә алмашу журналистларга киңрәк фикерләргә ярдәм итәр иде. Безнең журналистларга шәхси батырлык та җитми. Билгеле, бу очракта дөньяның каралыгын күрсәтеп, начар әйбер генә язу турында сүз бармый.

Рәмис Латыйпов татар матбугат чараларының яңалык порталларына чыга алмавын да искәртте. Аның бу фикерен газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова дәвам итте:

– Без рус сайтлары файдалана алган мөмкинлекләрдән файдалана алмыйбыз. Мәсәлән, шул ук «Яндекс.Новости» рубрикасында махсус татарча сәхифә булса, бу татар матбугат чараларына үсәргә мөмкинлек бирер иде. Бу проблемага, һичшиксез, игътибар итәргә кирәк дип уйлыйм.

Ул шулай ук «ВТ» мисалында интернеттагы эшчәнлекнең басма матбугат чарасына йогынтысы, интернетның кайбер кимчелекләре турында сөйләде.

– Гомумән, интернетта эшләү турында сөйләгәндә, ниндидер махсус кагыйдәләр турында әйтү урынсыздыр. Һәр матбугат чарасының үз аудиториясе бар, димәк, шаблоннар белән эшләү мөмкин түгел. Ләкин үзебезнең мисалда шуны әйтә алам: интернет газетаның функциясен, тарату каналын, аудиториясен киңәйтергә, ә журналистларга яңача эшләргә, күнекмәләрен арттырырга этәргеч ясады. Бүген «Ватаным Татарстан» газетасы сайтын тәүлегенә 8,5–9 мең кеше укый. Татар сайтлары арасында без – икенче-өченче урында. Тик цифрлашу тизрәк барган саен, аның аркасында пәйда булган проблемалар да арта. Сер түгел, сан артыннан куу сыйфатның кимүенә китерә. Инде хәзер сыйфатка игътибар итәргә вакыт җиткәндер, – диде ул.

Интернетта эшләүнең сер йомагы сүтелә торды. «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров фикеренчә, бүген журналистларга «хулиганлык»тан курыкмаска кирәк. «Без бик тыйнак инде. Әйтик, безнең «итәк асты» темасына язылган бер материалны сүкмәгән кеше калмады. Ләкин шул ук вакытта шушы ук язманы егылып китеп 50 мең кеше укыды», – диде ул.

Рәмис Латыйпов атаган санны кабат искә төшерик әле. Шушы бер миллионлык аудиториянең 430 меңе – интернеттагы татар текстларын «төбенә төшеп», аңлап укучылар һәм аларга карата үз фикерен белдерә алган кешеләр. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева шулай дип белдерде. «Түгәрәк өстәл»дә  катнашучылар арасында бу мәсьәлә аеруча бәхәс уятты. Татарларның гомуми саны белән чагыштырганда, бу санны аз, дип әйтүчеләр дә, булганына шөкер итүчеләр дә табылды. «Мондый мәгълүматка ия булу өчен безнең техник мөмкинлекләр бармыни?» – диючеләр дә булды.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү