Казан метросында йөрү бәясе 31 сум булган

Акчалата түләгәндә, билет хакы – 36 сум.

Казан метросында йөрү хакы 1 сумга кыйммәтләнгән. Банк яки транспорт картасы белән түләгәндә, юл бәясе 31 сумга төшә. Багаж бәясе дә 31 сум торачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.

Ә инде «тере» акча белән түләгәндә, тагын да кыйммәтрәк – бер тапкыр бару 36 сумга төшәчәк. Иң арзаны – аена 100 тапкыр метрога утыруга исәпләнгән “проездной”. Мондый билет белән йөрүчеләргә юл хакы нибары 23 сумга төшә.
Исегезгә төшерәбез: 1 майдан Казанда җир өсте җәмәгать транспортында йөрү бәясе кыйммәтләнде


Фикер өстәү