Казан метросында йөрү кыйммәтләнә

Иртәгә – 10 гыйнвардан Казан метросында йөрү кыйммәтләнә. Бу хакта “Метроэлектротранс” хәбәр итә.

Башка җәмәгать транспортында – автобус, троллейбус һәм трамвайда йөрү бәясе инде 1 гыйнвардан артып, “тере” акча белән түләгәндә – 42 сум, карта белән түләгәндә – 38 сум тәшкил итә.

“2024 елның 10 гыйнварыннан метрода йөрү “тере” акча белән түләгәндә – 42 сумга, банк картасы белән түләгәндә – 38 сумга төшәчәк”, – диелгән “Метроэлектротранс”ның телеграм-каналында.
Шулай итеп, 10 гыйнвардан Казан метросында түбәндәге тарифлар гамәлгә керә:
* “тере” акча белән түләгәндә – 42 сум;
* банк картасы белән түләгәндә – 38 сум;
* транспорт картасы белән түләгәндә – 38 сум;
* 100 һәм аннан күбрәк баруга исәпләнгән транспорт картасы белән түләгәндә – 28 сум;
* багаж өчен – 38 сум.


Фикер өстәү