Яңа ел ялларында Казан Кремле 195 мең кунак кабул иткән

Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган журналистлар белән очрашуда республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Узган ялларда Казан Кремлендә үткән чараларны 195 меңнән артык кеше тамаша кылган.

— Тамашачылар саны буенча лидерлар рәтендә Казан циркы (86 мең), Зөя музей-тыюлыгы (44,87 мең), «Әкият» курчак театры (29,88 мең) һәм Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе (18,83 мең) бар, — дип сөйләде Әюпова.

Кышкы ялларда кинотеатрларга йөрүчеләр дә күп булган. Әйтик, «ТатарКино» һәм район кинотеатрлары гына да 160 меңнән артык тамашачы кабул иткән.


Фикер өстәү