28 декабрьдә Казанда нинди күңел ачу чаралары булачак?

Яңа елга кадәр нибары өч көн калып бара. Димәк, кичекмәстән бәйрәм кәефе булдырырга кирәк! Моның өчен башкалабызда көн саен нинди дә булса чара уздырыла. Мәсәлән, 24 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «КышДаКарФест» фестивале уза. Биредәге Яңа ел ярминкәсендә республика һөнәрчеләре, фермерлары үз продукциясен тәкъдим итә.

Моннан тыш, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы 14 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр театральләштерелгән тамашаларга, Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы Яңа ел экскурсияләренә, уеннар, квестлар, мастер-класслар, иҗади дәресләргә чакыра. Кремль территориясендә урнашкан җиде музейның һәркайсы балалар һәм өлкәннәр өчен үзенчәлекле программа әзерләгән.

Ә бүген, 28 декабрьдә, шәһәребездә тагын нинди күңел ачу чаралары узачак соң?

  • 28–30 декабрьдә Казанда Петербург кунаклары – «Упсала-цирк» урам циркы чыгыш ясаячак. Аларны алты мәйданчыкта – Горький исемендәге парк, «Ак чәчәкләр» бульвары, «Крылья Советов» паркы, Казансу елгасы яр буе, Урицкий исемендәге парк һәм Горки-Әмәт урманында күреп булачак.
  • Бу көнне, 16:30 сәгатьтә Филармония янындагы скверда «Казанда тылсым» урам театры да чыгыш ясаячак.
  • Привольный һәм Залесный бистәсе халкын да Яңа ел тамашасы карарга чакыралар.

Яңа елга багышланган чараларны Казан циркы һәм «Әкият» курчак театры да башлап җибәрде. Тамашалар 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Казанның яшь тамашачы театрларында, Качалов театры, Камал театры һәм Тинчурин театрында да балалар өчен махсус спектакльләр күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү