Рөстәм Миңнеханов: Бер-беребезне ишетик

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кремльдә яңартылган бинада журналистлар белән очрашып, узып баручы 2021 елга йомгак ясады. Ул икътисадтагы хәлләр турында сөйләде, QR-кодлар буенча фикерен җиткерде. Хатын-кызларга күбрәк бала табарга киңәш итте, яшьләргә торак алырга ярдәм кирәклеген әйтте. Әлбәттә, журналистлар Рөстәм Миңнехановның Татарстанда «Президент» атамасының бетерелүенә карата фикерен дә белештеләр.  

Икътисад турында

Рөстәм Миңнеханов елның гадәти булмавын әйтте. Шулай да икътисадның үсештә булуын һәм алга таба да шуның өчен тырышырга кирәклеген искәртте.

– Төбәкнең тулай продукты күләме 103,8 проценттан ким булмас дип көтәбез. Саннарга күчерсәк, бу – 3,2 трлн сумнан артык дигән сүз. Яхшы күрсәткеч. Сәнәгать җитештерүе күләме 8,3 процентка артып, 3,675 млрд сумга җитәр дип көтелә. Кайчандыр 3 трлн сум турында хыяллана идек. Хәзер менә 5 трлн сум турында сүз алып барабыз. Ә моның өчен үз табышыбыз 500 млрд сумнан ким булмаска тиеш. Тормыш дәрәҗәсе үзебез эшләп тапкан акчага бәйле. Сәүдә, төзелеш эшләре күләме артты. Ә менә авыл хуҗалыгында күрсәткечләр, узган ел белән чагыштырганда 18 процентка кимеде. Максат – икътисадтагы үсешне киметмәү, – диде ул. – Татарстан икътисадының нигезен нефть, газ, химия комплексы тәшкил итә. Алар 2,4 трлн сумлык продукция җитештерер дип көтелә. Бу – сәнәгатьтәге җитештерүнең 63 проценты. Киләсе елда 34,5 млн тонна нефть чыгарылыр дип уйлыйбыз. ОПЕК+ тарафыннан чикләүләр булмаса, бу сан тагын да зуррак була алыр иде.

Коронавирус һәм QR-кодлар турында

Президентка бирелгән беренче сорау сәламәтлек тармагына бәйле булды.

– Коронавирусның безгә ничек килеп чыкканын барыгыз да хәтерли булыр. Иң авыры – ни эшләргә белмичә аптырап калу. Хәзер менә «омикрон» турында сөйлиләр. Нәрсә ул, аңа каршы ничек көрәшергә? Бу ел былтыргыдан авыррак булды. Үзебездә кислород җитештерүче предприятиеләр булмаса, нишләр идек? Күршеләр сораган вакытта, кайчак аларга да ярдәм итә алмадык. Бүген без барысына да әзер. Вирусның яңа төрләре борчый. Аларны ничек ачыкларга, ничек дәваларга? Ничек икәнен ачыклый алсак, ни эшлисен белер идек. Сәламәт саклау тармагы, Роспотребназдор, тәртипне тәэмин итүче хокук саклау системасы бик зур хезмәт башкара. Дәвалау гына түгел бит. Авыру таралмасын өчен дә чарасын күрергә кирәк, – диде Президент. – QR-кодлар керткән өчен тәнкыйтьлиләр. Дөрес эшлиләр. Беркая да кереп булмый, җайсыз. Әмма QR-коды булган, үзен саклаган кеше дә авырый ала. Вакцина ясаткан кеше теләсә ничек йөри ала дигән сүз түгел әле. Таләпләр барыбыз өчен дә бер: сакланырга кирәк. Бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәк. Ничек бар, шулай кабул итегез. Аңлыйм, популяр адым түгел, рәхәт түгел. Әмма бу карарны кемдер чыгарырга тиеш бит инде. Вакцина ясатмаска мөмкин, әмма без андый кешене чиклибез. Ул өендә утырырга, сакланырга тиеш. Моны аңламаучылар бар. Ә авыру эләктерә икән, хастаханәгә йөгерә. Вакцина ясатса да, ясатмаса да дәвалыйбыз. Әнә Сингапурда прививка ясатмаган кеше дәвалаган өчен акчаны үзе түли. Мин алай эшлик димим. Безнең башка чаралар да бар. Беркем дә чикләгәнне яратмый. Һәр көнебез Роспотребнадзор, сәламәтлек саклау министры, оператив штаб җитәкчесенең докладыннан башлана. Ни эшләргә, нинди чара күрергә? Шуңа карамастан, хәлне күреп торабыз бит. Карантинга да ябылып булмый. Барлык катгый таләпләрне үтәп, икътисад та эшләсен, башка учреждениеләр дә эшләсен, дибез. Әлегә менә шулай.

Яшьләрне һөнәрле итү турында

Әле күптән түгел генә Татарстанның Иминлек Советы утырышында республикада белгечләр әзерләү турында сүз булган иде. Очрашуда янә бу мәсьәлә күтәрелде.

– Бу эштә хәрәкәт ике яклы булырга тиеш. Әгәр предприятие җитәкчесе эшләргә кеше булмаудан зарлана икән, ул үзе аларга нинди шартлар тәкъдим итә, күпме хезмәт хакы түли? Икенче яктан, эшли белгән белгечләр әзерләргә кирәк. Республикада 43 ресурс үзәге эшли. «Ворлдскиллс» хәрәкәтенә мода булган өчен генә кушылмадык. Ул белгечләрнең нинди дәрәҗәдә булырга тиешлеген күрсәтә. Бер яктан белгечләр әзерләү сыйфатын күтәрергә, икенче яктан алар өчен шартлар булдырырга кирәк. Читтән кеше китерү бик кыйммәткә төшә. Яшьләрнең 80–90 проценты каядыр китеп бару – бик начар күренеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Авыл хуҗалыгы турында

Эш мәсьәләсе авыл районнарында тагын да мөһимрәк. Шәһәрдә сайлау мөмкинлеге бар әле. Авылда исә эш урыны булмаса, читкә чыгып китәргә туры килә.

– Бөтен кеше дә эшмәкәр була алмый бит әле. Аның өчен сәләт, батырлык кирәк. Районнарда сәнәгать, индустриаль мәйданчыклар төзедек. Кайдадыр алар яхшы эшли, кайдадыр район җитәкчеләренең игътибары җитми. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы районнарында да һөнәр белән шөгыльләнү өчен мөмкинлек булдырырга кирәк. Эш булса, хезмәт хакы булса, яшьләр районнарда калачак. Юк икән, берни таба алмаган очракта да, Казанда азапланып йөриячәк. Әле бит Казанда да көтеп тормыйлар сине. Сәләтең, һөнәрең булырга тиеш. Бу юнәлештә эш күп әле, – диде Президент.

Демография турында

Җанисәпнең төгәл нәтиҗәләре соңрак билгеле булса да, республикада яшәүче халык санының 4 миллионнан артып киткәне хәзердән үк билгеле.

– Демография – безнең өчен мөһим мәсьәлә. Елына 7–10 мең кешегә арта идек. Әлегә кадәр туу күрсәткече 1000 кешегә 12,4не тәшкил итсә, хәзер ул 10,6га калды. Хатын-кызлар, сезгә мөрәҗәгать итәм: планнарыгызны тагын бер карап чыгыгыз әле, республикага ярдәм итәргә кирәк, – диде Президент. – Әлегә кадәр үлем күрсәткече 1000 кешегә 11,3не тәшкил итсә, хәзер ул 15,6га җитте. Үлемгә китергән сәбәпләр арасында кан әйләнеше системасы авырулары – беренче урында. Икенче урында – коронавирус. Моңа нык игътибар бирергә туры киләчәк.

Торак бәяләре турында

Торак бәяләре арту буенча Казан илдә алдынгылар сафына чыкты. Фатирны кайчан алырга? Рөстәм Миңнехановтан әнә шундый киңәш сорадылар.

– Торак бәяләре кыйммәт булуның берничә сәбәбе бар. Казан барысын да җәлеп итә. Бәя артуга пандемия дә йогынты ясады. Төзелештә мигрантлар күп эшли иде. Алар булмагач, хезмәт хакын арттырырга туры килде. Монысы – бер сәбәп. Тагын берсе: салым инспекциясе бик яхшы эшли. Ә төзүчеләр төрле схемалар куллана иде. Бер яктан, дәүләт барысын да тәртипкә салды. Икенче яктан, түлисе процентлар сатып алучы җилкәсенә калды. Материаллар базарын тотып тора алмадык. Монысы буенча катырак чаралар күрергә кирәк. Хәтта үзебездә булган материаллар бәясен дә күтәрергә маташалар. Торак бәясе төшмәячәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Минемчә, үз торагы булмаган кешеләргә ярдәм итәргә, аларга ташламалы шартлар булдырырга тиешбез. Әйтик, яшь галимнең акчасы юк. Аңа торак бирергә кирәк. Юкса ул чит илгә китеп барачак. Иң мөһиме: кеше тормыш башлаганда, аның үз почмагы булырга тиеш. Яшь гаиләләр, күпбалалыларга ярдәм кирәк. Бу сорауларга федераль хөкүмәт белән җавап табарга кирәк. Аннан гына дәүләт фәкыйрьләнми. Киресенчә, киләчәге тотрыклы һәм бай булачак.

«Президент» атамасы турында

Ахырда исә Рөстәм Миңнехановка соңгы көннәрдә телдән төшмәгән сорауны бирделәр. «Президент» атамасын бетерүгә юнәлдерелгән закон турында ул үзе ни уйлый?

– Закон инде кабул ителде. Татарстан Дәүләт Советының позициясе билгеле иде. Без бер-беребезне ишетергә тиеш. Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча эш алып барганда, комиссия төзелде, анда абруйлы кешеләр бар иде. Бу эш уңай рәвештә алып барылды. Ә бу законга каршы килүчеләр безнекеләр генә түгел иде бит. 60–70 депутат каршы килде. Әгәр Клишас (закон проекты авторы. – Ред.) безнең парламентка килсә, очрашып, барысын да аңлатса, позиция башкача булыр иде. Без – законны үти торган кешеләр. Әмма кайбер мәсьәләләрдә безнең тавышны ишетмәделәр булып чыкты, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү