Биш ел җыясы: 2024 елда торак базарын ни көтә?

Киләсе елда тораклы булырга теләүчеләргә акчаны тагын да күбрәк җыярга туры киләчәк. Ил Хөкүмәте ташламалы ипотека буенча беренчел кертем күләмен 20дән 30 процентка кадәр күтәрмәкче. Түбә булмаса да кыен, булса да. Татарстанда фатир хуҗаларының банкларга ипотека буенча 540 миллиард сум (!) бурычы бар. Бәяләр исә үсүдән туктарга җыенмый. Республиканың төзелеш тармагы быел нәрсәләр белән истә калды? 2024 елда торак базарын ни көтә? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Коткылы август

Зәлия һәм Рамил Миңнуллиннар Казанга Чаллыдан җәй башында күченеп килгән.

– Әлегә туганнарның фатирында торабыз, үзебезнекендә – ремонт, – ди гаилә башлыгы. – Казанга күченгәч тә, сатып алырга дип торак эзли башладык. Баштарак, фатирларны иске йортлардан карадык. Эшкә дә, балалар укыган мәктәпкә дә якын булсын, янәсе. Тик без сайланган арада икенчел торак базарында бәяләр кул җитмәс булып кыйммәтләнде. Ахыр чиктә, шәһәрдән читтәрәк, Лаеш районының Усады бистәсендәге «Южный парк» торак комплексында ике бүлмәле фатир сатып алдык. Утыз ел гаилә ипотекасы буенча ай саен 33 мең сум акча түләргә туры киләчәк. Торакны шәһәр эчендә сатып алам дисәң, айлык түләү ике тапкыр диярлек кыйммәтрәк. Андый мөмкинлегебез юк.

Билгеле булганча, җәй азагында торак базарында сату-алулар кискен артты. Сәбәпләре дә билгеле: Росия Үзәк банкы августта төп ставканы 8,5тән – 12 процентка, сентябрьдә – 13, көз ахырында 15 процентка кадәр күтәрде, ташламалы ипотека буенча беренчел кертемне 15тән 20 процентка кадәр җиткерделәр. Өстәвенә сум да тотрыксыз.

– Болар барысы да август аенда торак базарының бик нык җанлануына китерде, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Аңлашыла ки, гади халык кесәдәге акчасын югалтмас өчен, аны эшкә җигеп калырга ашыкты. Сорау арткач, торакка бәя дә үсте. Үзегез уйлап карагыз: узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Казанда яңа йортлардагы фатир бәяләре уртача 1–1,5 миллион сумга кыйммәтләнде.

Бер генә сан: быелның августында Татарстанда фатирларга сорау – 51, Казанда исә 70 процентка артты. Бүген Казанда, мәсәлән, яңа йортларда фатирның бер квадрат метры уртача 196 мең сум тора. Чагыштыру өчен, ел башында әлеге күрсәткеч 174 мең сум чамасы (үсеш – 12–15%) тәшкил иткән. Татарстан башкаласы торак бәясе буенча ил күләмендә беренче бишлеккә керә.

– Чаллыда яңа йортлардагы фатирның бер квадрат метры – уртача 110 мең сум. Өч ел элек кенә ул 30–40 мең сумга арзанрак иде, – ди автокалада риэлтор булып эшләүче Марат Газизов. – Түбән Камада да торакка сорау сизелерлек артты. Биредә яңа түбәнең бер квадрат метры – 80–100 мең сум тирәсе тәшкил итә.

Быелның августында Казанда – 9,7, Чаллыда  2,5 миллиард сумлык торак сатылган.

Биш ел җыясы

Алга таба вазгыять үзгәрмәгәе: сентябрьдә ташламалы ипотека буенча беренчел кертем күләмен 15тән 20 процентка кадәр күтәрделәр. Бу көннәрдә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин ил Хөкүмәтендә аны 30 процентка кадәр күтәрү мәсьәләсе тикшерелүен дә хәбәр итте.

Сер түгел, илдә яңа торакның 80–90 проценты ташламалы ипотека программалары ярдәмендә үз хуҗасын таба. Икенчел торак базарында әлеге күрсәткеч иллегә – илле чамасы, ди белгечләр. Халык арасында иң зур кызыксыну уятканы – яңа йортлардагы фатирларга 8 процентлы ташламалы ипотекадыр, мөгаен. Ул киләсе елның 1 июленә кадәр гамәлдә. Гаилә ипотекасының процент ставкасы – 6 процент. Моннан тыш, Ерак Көнчыгыш ипотекасы – 2, IT тармакта эшләүчеләрнеке 5 процент тәшкил итә. Ә менә авыл ипотекасына килгәндә, Үзәк банк төп ставканы күтәрү турында карар кабул иткәннән соң, 0,1–3 процентлы әлеге программаны вакытлыча туктатып торырга да туры килде.

Ул арада Россия Президенты Владимир Путин төбәкләрдә ташламалы ипотека буенча кредит күләмен арттыруны хуплады. Хәтерләсәгез, әлеге тәкъдимне Мәскәүдә узган киңәшмәләрнең берсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйткән иде.

– Ташламалы ипотека программалары халык арасында торак сатып алуга тотрыклы сорау барлыкка китерде, – диде ул. – Күреп торабыз, узган ел белән чагыштырганда, быелның ун аенда ил күләмендә ипотека кредитлары саны 61 процентка арткан. Тик шунысы бар: төп ставка ике тапкыр күтәрелде, бу исә ипотека ставкалары үсүгә һәм сату-алулар кимүгә китерәчәк.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, яңа торак базарыннан фатир сатып алучыларга нәкъ менә ташламалы ипотека программалары ярдәм итә. «Бүген Казанда ике бүлмәле фатирның уртача бәясе 12–13 миллион сум тора. Балалы гаиләләр арасында әнә шундый торакка ихтыяҗ зуррак», – дип тә өстәде ул. Татарстан Рәисе гаилә һәм ташламалы ипотека программалары буенча иң зур кредит күләмен хәзерге 6 миллионнан 12 миллион сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, теге яки бу ташламалы ипотеканың тәмамлану вакыты җиткән саен, халык арасында торакка сорау кискен арта. Шуңа күрә дә, мөмкинлекләр булганда, ташламалы ипотека программаларын вакыт ягыннан да чикләмәскә тәкъдим итте ул.

Ә түбәле булырга теләүчеләргә акча җыясы гына кала. Моның өчен күпме вакыт кирәк икәне дә билгеле. «РИА Новости» белгечләре илдә яшәүче өч кешелек гаиләгә 60 квадрат метрлы фатир сатып алу өчен беренчел кертемгә ничә ел акча тупларга кирәк булуын исәпләп чыгарган. Татарстан әлеге рейтингта – 24 нче урында. Республикада яшәүче урта хәлле гаиләгә моның өчен аз да түгел, күп тә түгел – 4,8 ел вакыт кирәк булачак, дигәннәр. Ә татарстанлыларның 20 процентына моның өчен кимендә ун ел итәк-җиңнәрне җыясы. Һәр бишенче гаилә дигән сүз бу! Беренче өчлеккә Ямал-Ненец автономияле округы, Магадан өлкәсе һәм Ненец автономияле округы эләккән. Биредә яшәүчеләргә ипотекага беренчел кертемне туплап бетерү өчен ике ел ярым вакыт җитә икән. Исемлек ахырында Ингушетия, Чечня һәм Кабарда-Балкар гаиләләре.

Татарстанда яшәүчеләрнең банкларга 955,7 миллиард сум бурычы бар. Шуның 539,7 миллиард сумы ипотекага туры килә. Быелның ун аенда гына да республикада 108 меңнән артык ипотека килешүе төзелгән. Үзәк банк мәгълүматларына караганда, бу елның сентябрендә Татарстанда яшәүчеләр кредит оешмасыннан бурычны уртача 25 ел да 5 айга рәсмиләштергән. Бу – рекорд күрсәткеч. Чагыштыру өчен: былтыр ипотеканы күп дигәндә 23 ел да 8 айга алганнар.

«Сату-алулар кимеячәк»

Саннардан күренгәнчә, Казанда иске йортта фатирның бер квадрат метры уртача 130 мең сум тора. Яңа төзелгән торакка караганда, арзанрак, әлбәттә. Әмма кешедән калган түбәне сатып алырга теләүчеләргә ташламалы программалар юк. Кредит оешмалары исә Үзәк банк артыннан ипотека ставкаларын да күтәрә. «ВТ» хәбәрчесе исәпләп тә карады: Казанның Идел буе районында 1990 нчы елларда төзелгән йортта бер бүлмәле фатирны 5 миллион сумга табарга мөмкин. Кулда 1 миллион сум акча бар, ди. Банк бурычка акчаны 16–17 процент белән бирә. 25 һәм аннан да күбрәк елга ипотека рәсмиләштергән очракта, айлык түләү 57–65 мең сум тәшкил итәчәк.

Халыкның ни өчен яңа фатирларга өстенлек бирүе аңлашыла, ди Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов.

– Илдә өч елдан бирле яңа төзелүче йорттагы фатирларга ташламалы ипотека программасы гамәлдә. Аның буенча айлык түләү иске йорттагы фатирныкына караганда очсызрак килеп чыга, – ди ул. – Хәер, Үзәк банк төп ставканы күтәргәч, икенчел торак базары да җанланды. Чөнки моңа кадәр милек базарында вазгыять яхшырганны көтүчеләр дә, алга таба ипотека тагын да кыйммәтләнүдән куркып, фатир сатып ала башлады. Минем уйлавымча, алга таба милек базарында сату-алулар саны кимеячәк. Чөнки бүгенге шартларда фатир сатып алырга әзер булучылар күп калмады. Өстәвенә Үзәк банк 1 сентябрьдән кредит бирүгә бәйле таләпләрне катгыйлатты. Йорт яки фатир сатып алучылар, беренчел кертемгә акча булмаганлыктан, куллану кредиты рәсмиләштерүләрен бик яхшы аңлыйбыз бит. Әйе, бүген без номиналь яктан да, реаль яктан да халыкның керем дәрәҗәсе артуын сизәбез. Тик бу икътисадның барлык өлкәләренә дә кагылмый. Нигездә төзелеш, сәнәгать кебек тармакларда эшләүчеләрнең хезмәт хакы артты. Ә бюджет тармагын алсак, айлык акча артса да, халыкның керем дәрәҗәсе шул ук.

Фикер

Марат АЙЗАТУЛЛИН, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры:

– 2022 ел белән чагыштырганда, быел Татарстанда төзелеш эшләре күләме 20 процентка артып, 685 миллиард сум тәшкил итәчәк. Торак төзелеше даими үсештә. Бу өлкәдә икенче ел рәттән үзебез үк куйган рекордларны яңартабыз. 2021 елда республикада кулланышка тапшырылган торак күрсәткече буенча тәүге тапкыр 3 миллион квадрат метр чикне уздык. Былтыр 3 миллион 93 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылды. Быел исә 3 миллион 100 мең квадрат метр торак төзү каралган иде. Татарстан төзүчеләре тизрәк тә эшләде. 9 декабрьгә алынган мәгълүматларга караганда, республикада 3 миллион 186 мең квадрат метр торак төзелгән. Аның 1,6 миллионы – шәхси йортларга, 1,3 миллионы – күпфатирлы торакка, 147 мең квадрат метры  социаль ипотекага туры килә. Ел төгәлләнмәгән әле. Шуңа күрә узып баручы елга йомгак ясарга иртәрәк. Ил Хөкүмәте тарафыннан куелган бурыч нигезендә, 2030 елга без ел саен 3,5 миллион квадрат метр торак төзүгә омтылабыз. Әлеге эш инженер челтәрләрне яңарту һәм социаль инфраструктурага да турыдан-туры бәйле. Исегезгә төшерәм: быел Татарстанда 44 республика программасы гамәлдә. Алар киләсе елда да дәвам иттереләчәк. Шулай ук 5 дәүләт программасы һәм 7 илкүләм проект кысасында проектлар тормышка ашырылды. Гомумән алганда, сүз 126 миллиард сумлык 4 меңнән артык объект турында бара. Быел Татарстанда «Безнең ишегалды» проекты кысасында 9 миллиард сумлык эш башкарылды. Барлыгы 960 ишегалды тәртипкә китерелде. Киләсе елда моңа тагын да күбрәк акча бүлеп бирү каралган. Йортларны капиталь төзекләндерү, уңайлы шәһәр мохите формалаштыру кебек юнәлешләр буенча да эш дәвам итәчәк.


Фикер өстәү