Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин вазыйфасыннан киткән

Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодинның эшеннән китүе турында билгеле булды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган «шимбә киңәшмәсе»ндә Сергей Погодинны «Дуслык» ордены белән бүләкләде, хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Сергей Погодин 2006 елның мартында Татарстанның хәрби комиссары итеп билгеләнгән иде. Бу вазыйфаны ул 17 елдан артык башкарды.

Сергей Погодин 1956 елның 22 мартында Хабаровск шәһәрендә туган. 21 яшендә Киев югары гомуми гаскәр команда училищесын тәмамлый.


Фикер өстәү