Марат Җәббаров: «Татарстанда йомырка куллану нормасыннан 13%ка артык җитештерелә»

Бүген Казанда һәм республиканың эре шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Исегезгә төшерәбез, алар 9 сентябрьдән башланган һәм Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән муниципаль районының 2 мәйданчыгында, шулай ук Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында уза. Муниципаль районнар шулай ук ярминкәләр уздыралар.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чехов һәм Тинчурин урамнары мәйданчыкларының эшен бәяләде. Министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов озатуында ул сәүдә рәтләрен карады. Көтелгәнчә, бүген йомыркага ихтыяҗ зур булган. Иртәнге 8 гә Казанның ярминкә мәйданчыкларында 200 меңгә якын данә сатылган.

Әйтергә кирәк, Татарстан үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Җан башына йомырка куллану нормасыннан 13%ка артык җитештерелә. Сөтне куллануга караганда 28%ка күбрәк җитештерәбез, ит җитештерү куллану нормасыннан 29%ка югары.

Агымдагы елның 11 аенда 1 млрд. 453 млн. данә йомырка җитештерелгән, бу узган елның шул чорына караганда 33,6 млн данәгә күбрәк.

Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм республика җитештерүчеләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе булып тора. Шәһәр халкына арзан бәядән продуктларның киң ассортименты тәкъдим ителгән.

Быел соңгы ярминкә 23 декабрьдә узачак.


Фикер өстәү