Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярминкәләргә чакыра

Шәһәр халкы ярминкәдән 577 тоннадан артыграк шикәр комы, 820 тонна ит һәм 3,1 миллион данә йомырка сатып алган.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 21 ноябрь – шимбә көнне Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексы) узачак авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра. Шәһәр халкы биредә чагыштырмача очсыз бәядән ит, колбаса, сөт, сыр, атланмай, йомырка, яшелчә, бал шикәр комы, он, ярма һәм Татарстан районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясе сатып алу мөмкинлегенә ирешәчәк.
Быел көзге сезонда Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә үткәрелгән 10 ярминкә йомгаклары буенча барлыгы 814,1 миллион сумлык продукция сатылган. Шәһәрдә яшәүчеләр 820,8 тонна ит, 193,6 тонна сөт, 3,1 миллион данә йомырка, 409,3 тонна он, 577,1 тонна шикәр комы, 22,6 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә сатып алган.
Исегезгә төшерәбез: ярминкәләр 12 сентябрьдә башланып, Яңа елга кадәр һәр атна саен уздырылачак. Төрле мәйданчыкларда продукция ассортименты – төрлечә. Ул халыкның ихтыяҗларыннан чыгып булдырыла.
Шимбә көнне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге , гадәттәгечә, Казанның ярминкә мәйданчыкларында булып китәчәк.


Фикер өстәү