Шәһәр халкын һәр шимбәне авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыралар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярминкәгә чакыра: быел шәһәр халкы анда 493,3 тонна ит, 118,1 тонна сөт һәм 4,5 миллион йомырка сатып алган.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә – 31 октябрь көнне (иртәнге 6дан башлана) Казанда, Түбән Кама, Чаллы һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексы) узачак ярминкәләргә чакыра.  Шулай итеп шәһәр халкына ярминкәдә арзанлырак бәядән ит, колбаса, сөт, атланмай, йомырка, яшелчә, бал, шикәр комы, он һәм Татарстан районнарыннан китерелгән башка төрле фермер продукциясен сатып алу мөмкинлеге тудырыла.

Көзге ярминкәләрнең 12 сентябрьдә башланып, Яңа елга кадәр һәр атна саен үткәрелә. Төрле урыннарда продукция ассортименты – төрлечә: ул нәкъ менә теге яки бу ярминкә мәйданчыгы тирәсендә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып булдырыла.

Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районында үткәрелгән 7 ярминкә йомгаклары буенча барлыгы 503,4 миллион сумлык продукция китереп сатылган инде. Шәһәр халкы чагыштырмача арзан бәядән 493,3 тонна ит, 118,1 тонна сөт, 4,5 миллион данә тавык йомыркасы, 228,3 тонна он һәм 328,7 тонна шикәр комы сатып алган.

Ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча уздырыла: 

Казан

  • Авиатөзелеш районы – Ленинград ур., 27 (“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчык), Беломорская һәм Гудованцев урамнары чатында, Дементьев ур., № 7 йорт янында;
  • Вахитов районы – К. Тинчурин һәм Татарстан урамнары чаты янәшәсендәге мәйданчыкта;
  • Киров районы – Краснококшайская ур., 150/2 (“Ягодная слобода” сәүдә үзәге тирәсендәге мәйданчык), Батыршин ур., 20;
  • Яңа Савин районы – Х. Ямашев пр., 71а (“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчык); Лаврентьев ур., 10 (чатырлы мәйданчык);
  • Идел буе районы – Р.Зорге ур., 66 й., 1 корп. (“Олимп” базары янында),  Ю.Фучик ур., 72 й. (чатырлы мәйданчык);
  • Совет районы – Аграр ур., 2 (“Казан” агросәнәгать паркы ачык мәйданчыгы, Зәкиев ур., 12 һәм Липатов ур., 7 (“Дерби” базары территориясендә һәм чатырлы мәйданчыкта);
  • Мәскәү районы – Ш.Усманов ур., 1й. (Энергетиклар һәм Ш.Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчык);

Яшел Үзән районы

  • Яңа Тура һәм Осиново бистәләрендә (“Радужный” сәүдә үзәге һәм “Яңа Тура” технополисы янында);
  • Юдино бистәсендә (Революция ур., 12)

Чаллы

  • Г.Тукай ур., 16 й. (“Төзүче” стадионы каршындагы мәйданчык), Чулман пр. (Ипподром территориясендәге мәйданчык);

Түбән Кама

  • Вокзал ур., 2 й. (“Комета” Үзәк базарындагы мәйданчык; Южная ур., 1 й. (“Магнит” сәүдә үзәге каршындагы мәйданчык).

Министрлык җитәкчелеге шимбә көнне, гадәттәгечә, Казандагы ярминкә мәйданчыкларын карап йөриячәк.

 


Фикер өстәү