Кукмарада коралланган егет полиция хезмәткәрен пычак белән яраланган

Бүген төнге беренче яртылар тирәсендә участок полиция хезмәткәре Кукмара районы эчке эшләр бүлеге территориясендә хезмәт урынында кулланыла торган автомобилен парковкага куйганда җирдә нәрсәнеңдер януын һәм шул тирәдә пыяла кыйпылчыкларын күреп алган. Янып яткан әйберне сүндерәм генә дигәндә, кемдер киртә аша яна торган катнашма тутырылган тагын бер шешә ыргытып, табан ялтыратмакчы булган.

“Участковый” бу төндә дежур торучы Кукмара районы эчке эшләр бүлегенең вакытлыча тоту изоляторы башлыгы белән бергә шешә ыргытучыны эзәрлекләү оештырган. Полиция хезмәткәрләре артыннан куып җиткәч, теге пычак белән яный башлаган. Тоткарлаганда, бер полиция хезмәткәрен пычак белән берничә җирдән яралаган.
Закон сагында торучылар бу адәмнең кешечә аңламаячагын аңлап, табель коралы кулланырга мәҗбүр булган. Утлы шешә ыргытып йөргән адәм (2004 елда туган шул район кешесе) шунда җан тәслим кылган.
Фаҗига булган урынга Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенатны Артем Хохорин килгән. Килеп туган аянычлы хәлләрнең барлык нечкәлекләрен билгеләү максатында оператив-эзләү эшләре алып барыла.
Җәрәхәтләнгән полиция хезмәткәре хастаханәгә озатылган, аның хәле тотрыклы.


Кукмарада коралланган егет полиция хезмәткәрен пычак белән яраланган” язмасына фикерләр

Фикер өстәү