Табигатькә зыян салучылар штрафка тартыла

Табигатькә зыян салучыларга быелның 9 аенда 54 миллион сум штраф салынган. Дәүләт инспекторлары табигатькә зыян китерүнең 4 меңнән артык очрагын теркәгән. Бу хакта “Татар-информ” да узган матбугат очрашуында Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков әйтте. Файдалы казылмаларга зыян китерүчеләрнең күбесе Казан янәшәсендә икән.

–Табигатькә зыян салган дүрт сәнәгать оешмасының эшчәнлеге туктатылды. Тикшерү барышында 16 җинаять эше ачылды, – ди министр. – Кагыйдә бозучылар арасында кече эшмәкәрләр бар. Без салган штрафларның күләме зур. Максатыбыз – лицензияләрен алу түгел. Шуңа да аларның хәленә кереп, беренче юлы кисәтү ясыйбыз. Аларны закон буенча эшләргә өйрәтмәкче булабыз.
Зыян китерүчеләрне ачыклар өчен иң алдынгы технологияләр кулланыла. Фотога төшереп алучы камералар, квадрокоптерлар, видеотеркәгечлар аша бик күп зыян салу бозу очракларын ачыкларга була.

– 2019-2020 елларда министрлык килгән мөрәҗәгатьләр буенча 1018 эш буенча суд булды. Прокуратура тарафыннан килгән 350 эш каралды. Җирдән файдаланучыларның күбесендә рөхсәт юк. Авыл хуҗалыгы җирләрендә эшләрен дәвам итәләр. Рәсмиләштерергә ашыкмыйлар. Хәзер җир буенча эшләнәсе эшләр аукцион аша башкарыла. Казылмалардан файдаланучылар ел саен министрлыкка хисап тотарга тиеш. Алардан килгән документларны карагач та, хилафлыклар күп табыла, – ди Александр Шадриков.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү