Александр Шадриков: Чүплектән чыккан газдан электр энергиясе алачакбыз

“Экология” илкүләм проекты кысаларында киләсе елда 5,5 млрд.сум акча тотылачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның экология һәм табигать байлыклары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

– Әлеге акчаларга еллар буена сузылган проблемаларны хәл итәчәкбез. Киләсе елдан сулыкларга игътибар тагын да артачак, – диде ул.

Министр быел башкарган эшләргә дә тукталды. Халыктан бик күп зар җыйган Түбән Кама районында урнашкан Прости авылындагы чүплек урынында чишмә бәреп чыккан. Ә менә Самосырово бистәсендәге чүплектән сасы ис килүгә зарланучылар бар икән әле. Зарланмаслар да иде – әлеге вакытта чүплектә эшләр бар икән.

– Без ул чүплектән файда алмакчы булабыз. Сасы ис чыгуның сәбәбе, чүплектәге эшләргә бәйле. Тиздән ул ис бетәчәк. Киләчәктә аннан чыккан газдан электр энергиясе алачакбыз. 2021 елда без бу эшкә керештек инде. Чүплектән электр энергиясен 2023 елда тормышка ашачак, – диде ул.
Ә менә торбалардагы сулардан җыелган ләм басулары урында киләчәктә урман үсәчәк. Әмма аның өчен еллар кирәк. Ләмнәрне кая да булса ташламаячаклар. Киресенчә, яңа технология буенча эшкәртеп, киптерәчәкләр. Аннары инде бу урында агачлар да утыртачаклар, хәтта, министр пляж да булыр дип вәгъдә итә.

Очрашуда Александр Шадриков республика халкын борчыган сорауларга да тукталды. Аларның барысы да “Халык кронтроле” аша килгән.

– Без бер елга 1 мең 700 мөрәҗәгать кабул иттек. Аларның яртысыннан күбе– чүплекләр белән бәйле. Тиешсез урында ташлап калдырган калдыклар өчен борчылалар. Шунысын да әйтергә кирәк, елдан-ел чүплекләр саны азая. Бу – кешеләрнең тирә-якка булган мөнәсәбәтеннән тора. Халык бик актив. Өмәләргә дә чыгалар. Шунысына ышанам– үзе җыештырган кеше чүпләмәс, – ди ул.

Министр чүплекләр буенча быел 4 мең күрсәтмә төзелде, ди. 21 җинаять эше ачылып, 83,5 миллион сум штраф салынган. Александр Шадриков табигатькә зыян салган оешмаларга да тукталды.

– Менә бу оешманы бөтен кеше белсен. Гел яхшы геройлар гына димәгән. Начарлык эшләүчеләрне дә күрсеннәр. Балтач районында урнашкан “Арча” оешмасы Шушма елгасын пычратканнар. Килгән зыянның күләме 6,1 миллион сумны тәшкил итә, – диде министр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү