Ташландык авылларда Яңа елны ничек каршылыйлар?

Кечкенә авыллар тормышы турында газетабызда ел дәвамында язып бардык. Шунысы кызык: анда яшәүчеләрдән һич кенә дә моң-зарны ишетмисең. Алар саф һава, тәмле чишмә суын, күңел тынычлыгын барыннан өстен күреп, үз көйләренә яшәп ята. Яңа ел якынлашканда, ташландык авылларда яшәүчеләрнең бәйрәм кәефен белештек. Бәйрәм көннәрен мич ягып, су ташып, кар көрәп кенә уздырмыйдыр бит инде алар?

«Үзем генә каршы алган юк»

Бер авылга – ике хуҗалык һәм өч кеше. Әгерҗе районындагы Чәчкә авылының бүгенге хәле шундый. Моннан өч ел элек барган идек без анда – бүген дә берни үзгәрмәгән. Йортларның берсендә – 52 яшьлек Фәнис, икенчесендә кызы белән 87 яшьлек Әнисә әби гомер кичерә.

– Бер елны да Яңа елны өйдә уздырган юк. Үземә генә күңелсез. Телевизор карап утыру туйдыра. Шуңа күрә йә дусларга, йә күрше авылга улым янына барырга тырышам. Апам Фәридә шәһәргә яшәргә китте. Чыршы бизәү дигән нәрсә юк инде ул. Авылда кеше күп булганда бизи идек, – ди Фәнис Гыйльметдинов.

Фәнис Чаллыга, Әлмәткә дә китеп яшәп караган, тик күңеле барыбер авылга тарткан. «Шәһәр кешесе түгел мин, холкыма туры килми. Ял көннәрендә нәрсә эшлисең анда? Монда, ичмаса, кулга көрәк тотарга була. Авылда саф һава сулап, тәмле чишмә суы эчеп яшәүне күпкә кыйммәтрәк дип саныйм. Үземне ялгыз хис итмим. Кабат өйләнү теләге дә юк», – ди ул.

Иртәсе сәгать 5тә үк башлана аның. Йокыдан торуга, чыра ярып, мичкә ягып җибәрә. Аннан тавыкларга ашарга сала. Ашарга да үзенә әзерлисе. Элек салатын да ясаса, хәзер алай төрләндерми. Аш, боткага да риза. Кирәк-яракны автокибет китерә. Ипи машинасы да гел йөреп тора, кирәк чакта аны олы юлга чыгып ала. Фәнис – тракторчы, шабашкага да йөргәли. Чәчү, урып-җыю вакытында да аның ярдәменнән башка булмый.

Чыршы бизәлгән, пилмән бөгелгән

Әгерҗе районының Кондызлы авылы да халкы белән мактана алмый. Анда кышка нибары дүрт йортта гына бар. Әмма авыл беткән дип утырмыйлар, рәхәтләнеп бәйрәм итәләр. Әнә Ирина Ажина чыршысын күптән бизәгән инде. Күршеләре бәйрәмгә аларга җыела икән. Кунаклар чакырырга пилмәне дә, мантые да, әфлисун, бананы да әзер аның. Ирина кирәк-яракны 10 чакрым ераклыктагы Красный Бор авылына барып алган. Авылда бер кешенең дә техникасы юк, шуңа күрә җәяү йөрергә туры килә.

– Өйдә – чыршы исе. Бәйрәм кәефе бар. Барысы 400 пилмән бөктем. Кеше шактый булачак, шуңа күрә табынны мулдан әзерлим. Әлмәттән абый кайта, күршеләр керәчәк. Бергә булганда, тормыш күңелле, – ди Ирина.

Кибете, юлы, суы булмаса да, халкы авылга кул селтәми. Урман эчендәге авылның үз өстенлекләре. Кешеләре дә байлык дип табынып яшәми. Гади генә нәрсәгә дә сөенә беләләр.

– Тавыклар, кәҗәләр тотабыз. Әле менә кәҗәләр бәрәнләде. Һаман саен сөткә күрше авылга барып булмый бит. Шуңа күрә үзебез асрыйбыз. Бәрәңге, суган, яшелчәсен үстерәбез. Экологик яктан чиста ризык ашыйбыз. Автокибет атнага бер мәртәбә килә, – ди Ирина. – Красный Борда яшәсәк тә була, анда да йортыбыз бар. Тик монда рәхәтрәк. Иртә белән кар көрисең, утын кертеп, мич ягасың. Кем өчендер бу кыргый кебек тоеладыр, тик без – табигать балалары. Этне дә бәйдә тотмыйбыз, урманда йөртеп кайтабыз.

Ирина – Чаллы кызы. Тормыш иптәше Иван белән кунакка кайткан җирдән танышкан. Бергә яши башлаганнар. Ирина Мадьяр авылындагы фермада терлек караган. Тырышып эшләгән өчен колхоз йорт биргән. Тик Иванның әти-әниләре авыргач, Кондызлыга күченергә туры килгән. Бүген кызлары Петербургта прокурор булып эшли. Кызлары белән горурланып, тормышларына шөкер итеп яшиләр.

Кышкы экстрим

Кукмара районының Тәмле Чишмә авылында Нурулла абый Гәйфетдинов ялгызы гына яши. Хатыны Роза апа кышка шәһәрдәге фатирына китә. Хатынына бәлешләр пешереп ашата, күлмәкләр тегеп кидертә торган Нурулла абый бу! Өендәге урындыкларны да үзе ясаган. Без җәй килгәндә, җиңнәрен сызгынып, мич чыгара иде. Нурулла абый белән элемтәгә керә алмадык. Аптырагач, бу авылда умарта тотучы, ә үзе Кукмарада көн күрүче Тәлгать абыйдан хәлен белештек.

– Нурулла абый бер дә тик тормый, сез аңа кич шалтыратыгыз. Кыш буе утын әзерләп, аны чана белән ташый. Кыскасы, урманнан кайтып керми. Авыл башындагы чишмәдән су алып кайта. Миченә ягасы, хуҗалыгын карыйсы бар, – ди Тәлгать Сөнгатуллин. – Кышы бер дә күңелсез үтми аның. Авылга атна саен карчанада йөрергә, текә таулардан мотоцикллар белән төшәргә экстрим яратучы яшьләр гаиләләре белән килә. Алар – бизнесменнар. Нурулла абыйның янына да күчтәнәчсез кермиләр. Яңа ел алдыннан да табын коралар. Бабайга чыршы бизәү кирәкми, ул болай да чыршылар арасында яши бит.

Кукмара районының ике хуҗалыклы авылында яшәүче Бөяр әбиләрен дә онытмадык. Янил клубы мөдире Гөлия Якуповадан хәлен сораштык. Җәен авыл үзешчәннәренең  Бөяргә барып, концерт куя, бергәләп чәй эчә торган гадәтен беләбез. Кышын берәр нәрсә майтарырга җыенмыйлармы икән?

– Кыш көне концерт программалары белән барып булмый. Көрте бар, салкыны. Кыш бабай белән Кар кызы булып киенеп, барып котлап килсәк, әйбәт инде. Яхшы идея бу, – диде Гөлия.

«Путинны тыңламыйча ятмыйбыз»

Буа районының Аккүл авылында кышын кеше саны биштән артмый, нибары өч хуҗалыкта гына тормыш дәвам итә. Өч бабай, бер әби, бер егет дигән сүз бу. Күрше хәлләрен морҗадан чыккан төтеннән беләләр. Мәсгудә апа белән Ансар абыйның авылга күченеп кайтуына – 15 ел.

Котлыйлар, котлыйбыз! Мәсгудә апа өчен Яңа ел әнә шундый көн. Төрле шәһәрләр, авылларда яшәүче туганнары, балалары белән рәхәтләнеп телефоннан аралаша. Бәйрәмгә әллә ни исе китми. Дини гаилә намаз укып, ил-көнгә тынычлык тели.

– Төнге сәгать 12не көтмичә, Путинның котлавын тыңламыйча йокларга ятмыйбыз. Концерт яки берәр кызыклырак кино карыйбыз. Мәсгудә берәр тәмле ризык пешерә. «Шуба» салаты ясарга яшелчәләрен әзерләп куйды иде. Кайтам дигән кешегә авылда юллар да, капкалар да ачык, – ди Ансар абый.

Табында үрдәк һәм каз

Әтнә районының Бахтачы авылында 10лап йорт бар. Халкы – күбесе өлкәннәр. Кечкенә генә булса да, заманында без – журналистларның игътибарын җәлеп иткән авыл бу. Мәктәп ябылгач, укытучы Рәмзия Хөсәенова балаларны өендә укыткан иде. Моннан ун еллар элек шушы өй-мәктәп турында газета битләренә язып чыккан идек. Мәктәп тә, клуб та юк монда. Бу юлы эш турында түгел, бәйрәм турында сораштык.

– Кечкенә авыл булсак та, бәйрәмнәрне онытмыйбыз. Урамда чыршы бизәмәсәк тә, һәр йорт түрендә тора ул. Төрле утлар җемелди, бик күңелле. Башта районга барып, Чыршы бәйрәмен карыйбыз да Яңа елны каршылыйбыз. Җылы, тыныч йортыбыздан беркая да китәсе килми. Телевизор карыйбыз, тәмлүшкәләр белән сыйланабыз. Табында һәрчак каз-үрдәк, ат итеннән ризыклар була. Элек Яңа ел геройлары булып киенеп, өйдә-өйгә кереп, бәйрәм белән котлап йөри идек. Хәзер яшьләр алай йөрми. Алар күбрәк телефонда утыра, телевизор карый, – ди Рәмзия Хөсәенова, уфтанып.

Мамадыш районының Тәкәрлек авылында ялгызы яшәүче Юрий Степанов күп сөйләшергә яратмый. «Беткән авылда нәрсә булсын инде?! Бер кызык та юк. Чыршы бизәмим, кемгә дип бизим мин аны?» – дип сүзен бик кыска тотты. Үз дөньясына бикләнгән кешегә бәйрәм булды ни дә, булмады ни. Аларның беткән авылларда яшәп ятулары да күпләргә аңлашылмый, сәер кебек тоела. Бәлкем, чыршыларында аллы-гөлле утлар да янмас, әмма аларның күңелләрендә бер яктылык бар. Ул хәтта беткән авылның караңгы сукмагын яктыртырга җитә.

Сәрия Мифтахова

Фото: flickr.com

 


Фикер өстәү