– Айнара Илгизовна, сезгә ярдәм сорап күбрәк ничә яшьлек хатын-кызлар мөрәҗәгать итә?
– Соңгы вакытта 40 яшьтән узган хатын-кызлар килә. Алар башта укыган, карьера төзегән, фатир, машина алган. Тормышлары бар яктан җитеш, дисәк тә була, бары тик бала гына юк. Бала алып кайтырга теләп тә, йөккә уза алмагач, алар безгә мөрәҗәгать итә. Биредә шуны онытырга ярамый: хатын-кызның күзәнәкләре 35 яшьтән соң тулы көченә эшли алмый, картая. Дөрес, үзләре балага узганнар да бар, ләкин алар бик аз. Хатын-кызларның 100 процентының бары 20 проценты гына үзе йөккә уза ала. Ләкин андыйларның да төрле сәбәпләр аркасында йөклелек чоры туктап калырга мөмкин. Бу яралгыда хромосома тайпылышлары барлыгын аңлата. Нәкъ менә шундый пациентларга ЭКО ярдәмгә килә. Без аларның күзәнәкләрен гормоннар ярдәмендә уятып җибәрәбез, дисәк тә, дөрес булыр. Аталандырганнан соң аларны хромосома җитешсезлегенә тикшерәбез. Иң яхшысын гына аналыкка утыртабыз. Бу очракта хатын-кыз сәламәт бала алып кайта.
– Көч-куәтләре ташып торган яшь парлар ни сәбәпле балага уза алмый?
– Ир-атның да, хатын-кызның да сәламәтлегенә табигатьнең пычраклыгы да, стресс, алдагы көннең билгесезлеге дә, бүгенге вазгыять тә йогынты ясарга мөмкин. Нәрсә ашаганыбызны, нәрсә эчкәнебезме белмибез. Шулай ук соңгы елларда һәр өченче хатын-кызга эндометриоз (бу – аналыкның эчке лайлалы тышчасы күзәнәкләре аналык чикләреннән чыгып үсә торган патология) диагнозы куела. Әлеге авыру да күзәнәкләргә йогынты ясый, алар үзләреннән-үзе аталана алмый башлый. Бу очракта да ясалма орлыкландыру ярдәмгә килә.
Ә хатын-кызның бер генә күзәнәге булып, анысы да үзгәргән, ягъни тулы көченә үсә алмаган очракта донор күзәнәкләрен кулланырга тәкъдим итәбез.
– Ә кемнәр соң ул – донорлар? Аларны ничек сайлап аласыз?
– Донор булып 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм ир-атлар була ала. Аларны барлык яктан, ягъни генетик авырулар, вируслы чирләргә тикшерәбез. Анализлар алына, ультратавыш тикшеренүләре үткәрелә. Анкета төзелә. Биредә күз төсеннән алып аяк үлчәменә кадәр күрсәтелә. Донор үзенең бала чактагы фотосын алып килә. Милләте, нинди диндә булуы теркәлә. Хатын-кыз күзәнәген барлык тикшерүләр үткәннән соң ук кулланырга мөмкин, ә менә ир-атларның мәние алты ай карантинда тотыла. Шул вакыт узганнан соң, донор кире килеп, ВИЧ, сифилис һәм гепатитка анализлар тапшыра. Анализлар яхшы булган очракта гына аның күзәнәкләрен кулланырга рөхсәт бирелә. Хатын-кызлар 3 айга бер, барлыгы 5 тапкыр донор була ала. Донорны күзәтү барышында аның күзәнәкләре кимегәнен күрәбез икән, аңа башка бу процедураны узмаска тәкъдим итәбез. Чөнки аның үзенең дә әле әни буласы, бала алып кайтасы бар. Ә ир-атлар 2–3 көн саен мәни тапшыра ала. Без, үз чиратыбызда, атнага бер тапкыр тапшырырга тәкъдим итәбез.
– Акча эшләү теләге көчле булганнар башка төбәкләргә дә барып донор буладыр. Исәп-хисап алып бара торган донорлар реестры бармы?
– Кызганыч, Россиядә дә, Татарстанда да донорлар реестры юк. Донорлар арасында алдаучылар да бар. Россиянең бер шәһәрендә донор булып, безгә килеп тә күзәнәкләрен тапшырган очраклар булгалый. Хәтта Казанда гына да бер клиникадан икенчесенә йөрүчеләр очрый. Аноним булганлыктан барысын да тикшерү бик авыр. Барысы да – кешенең намус эше. Без үз ягыбыздан аңлатабыз, сәламәтлегенә нинди зыян килүен дә әйтәбез.
– Донорларның төп максаты акча эшләүме?
– Күп очракта донор булып яшьләр, студент кызлар, егетләр килә. Алар, әлбәттә, моны акча эшләүнең бер ысулы буларак карыйлар. Укырга түләргә кирәк иде, ял итәргә барасым килә, әти-әниемә ярдәм итәм, дип аңлаталар. Донор кызлар бер тапкыр күзәнәк тапшырып, 70–80 мең сум акча эшли. Егетләргә мәни тапшырган өчен 5–6 мең сум түләнә. Араларында инде үзләре бала тапкан донорларны да очратырга була. Алар беренче чиратта баласыз гаиләләргә ярдәм итү теләген өстен куя. Апалары өчен сеңелләре күзәнәк тапшырган очраклар да очрый. Ләкин шәхсән мин үзем туганнар өчен донор булуны хуплап бетермим. Тормыш булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин. Бер күңелсез очрак күңелдә уелып калды. Сеңлесе апасы өчен донор булып күзәнәкләрен тапшырган иде. Соңыннан, минем бала дип, апасыннан баланы алып киткән. Суд, әлбәттә, баланы әнисенә кайтару турында карар чыгарды. Беренчедән, туганнар сүзгә килде, шуннан баланың нинди стресс кичерәсен дә онытырга ярамый.
– ЭКО ясату өчен акча янчыгың калын булу кирәктер. Бәяләргә дә тукталыйк әле.
– Барысы да хатын-кызга нинди программа узарга кирәклегеннән чыгып бәясе исәпләнә. Үз күзәнәкләреңне кулланып ЭКО ясату 100–250 мең сумга төшә. Донорның бер күзәнәге 25–30 мең сумга сатыла. Балага узар өчен 6–8 күзәнәк кирәк. Димәк, күзәнәкләр үзләре генә якынча 200–250 мең сум тора дигән сүз. Шуңа кушып, ЭКО хакын да исәпләсәң, йөккә узу өчен 450–500 мең сум акчаңны чыгарып салырга әзер булу кирәк. Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисы буенча бушлай ЭКО ясату мөмкинлеге бар. Алар чиратка баса, квота ала. Полис буенча елга бер тапкыр ЭКО ясатырга була. Хәзерге заманда ЭКО ясатырга куркырга кирәкми, дип саныйм. Дөрес, бик күп уйдырмалар ишетергә туры килә. Янәсе, гормоннар куллану рак авыруын китереп чыгара. ЭКО вакытында хатын-кызга бик күп гормональ дарулар эчәргә туры килә – анысы хак. Әмма алар табиб билгеләве буенча, тиешле күләмдә генә бирелә. Шуңа күрә хатын-кыз организмына аның бернинди тискәре йогынтысы да юк. Хатын-кыз сәламәтлеген тикшермичә, без ЭКО ясатуга алынмыйбыз.
– Хәзер бик еш криоконсервация (күзәнәкләреңне туңдырып кую) турында ишетергә була. Татарстанда моның белән кызыксынучылар бармы?
– Бар. Атнага 1–2 кеше килеп, күзәнәкләрен туңдыра. 2–3 ел элек аена 1 кеше килә иде. Димәк, халык арасында бу процедура популярлаша бара, дисәм дә, ялгышмам. Мин моны 18 яше тулган барлык кызларга эшләргә тәкъдим итәр идем. Чөнки тормышта төрле хәлләр була. Авырып китәргә, төрле операцияләр кичерергә мөмкинсең. Бу бигрәк тә яшь вакытта бала алып кайтырга теләмәгән хатын-кызлар өчен дә уңайлы. Аның саклау вакыты чикләнми. 15–20 ел узганнан соң да кулланып була. Бу – синең үзеңнең күзәнәкләрең, гадәти юл белән балага уза алмаган очракта донорлар ярдәме кирәк булмаячак дигән сүз. Иң мөһиме күзәнәкләр яшь вакытта – 35 яшькә кадәр туңдырылырга тиеш. Бүген Татарстанда күзәнәкләрне туңдырып кую якынча 200 мең сум тора.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез