– Рәис хәзрәт, бүген «хәләл медицина» дигән төшенчә популярлаша. Аның асылы нидә соң?
– Гади телдә әйтсәк, медицина ярдәме күрсәткәндә, шәригать кануннарына буйсынып эшләү дигәнне аңлата. Ягъни хәләл юл белән генә дәвалану. Мәсәлән, хатын-кызга хатын-кыз табибка күренү мөмкинлеге тудырыла, динебездә тыелганнар башкарылмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Аллаһы Тәгалә бу дөньяга авыруны да, дәваны да бирә. Һәрбер авыруга Аллаһының дәвасы бар. Дәваланыгыз, әмма хәрәм юл белән дәваланмагыз», – дигән.
– Хәләл юл белән дәвалану нәрсә дигәнне аңлата?
– Һәркайсыбызга билгеле булганча, ислам дине хәмер белән дәвалануны тыя. Спиртлы үлән төнәтмәләре дә кулланырга ярамый. Халыкта кешенең бәвеле белән дәвалану ысуллары бар. Бу шулай ук тыела, чөнки бәвел – нәҗес.
– Хәләл дәвалану хәрәм юл белән дәваланудан нәрсә белән аерыла?
– Хәләл дәвалану – хәрәм әйберләр һәм хәрәм гамәлләр кулланмыйча дәвалану ул. Дәвалану ысуллары күптөрле булырга мөмкин. Шуның өчен кешенең нәрсә белән авырганын һәм нәрсә белән дәваланганын белү зарур.
– Үлән төнәтмәләре белән дәваланырга ярыймы?
– Үлән төнәтмәләре белән дәвалану ярый. Ярый гына да түгел, кирәк тә. Даруларны да үләннәрдән ясыйлар бит. Без хәзер даруханәләргә ышанып, дару үләннәренең файдасы турында онытып бетердек инде.
– Ә шулай да фәкать спиртлы төнәтмә генә дәвалану чарасы була ала икән, авыру кеше аннан баш тартырга тиешме?
– Эчемлек ясый торган спирт бар. Аны куллану – хәрәм. Медицина шартларында куллану өчен ясалган спирт бар. Бу спиртны эчәр өчен түгел, даруларга кушар өчен ясыйлар. Димәк, чарасы шул гына булса, дәваланырга бүтән чара булмаса, куллану дөрес.
– Ә теге яки бу дару составында хәләл булмаган матдә барлыгын ничек белергә соң?
– Даруларның составын укырга киңәш итәм. Мисал итеп дуңгызларның һәм мөгезле эре терлекләрнең баш миен кулланып ясалган даруны китерергә була. Мөселман кеше табиб язып биргән даруга хәләл альтернатива таба ала икән, шунысын куллана. Әгәр юк икән, даруның аның сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә кирәклегенә карый.

– Мөселманнарга кош-корт, хайваннар ярдәмендә дәваланырга ярыймы?
– Әйе, дәваланырга ярый. Коръәни Кәримдә берничә урында Аллаһы Тәгаләнең Сөләйман галәйһи вә сәлләмгә хайваннар телен өйрәтүе турында әйтелгән. «Кырмыска» сүрәсендә Сөләйман (г.в.) үзенең гаскәре белән барганда бер ана кырмысканың: «Әй, кырмыскалар, Сөләйман үзенең гаскәре белән килә. Йортларыгызга кереп качыгыз, измәсеннәр», – дигәннәрен ишетә дә: «Йә, Раббым, миңа нинди зур нигъмәт биргәнсең. Мин кош-корт, бөҗәкләр телен аңлыйм», – дигән. Хәзер бал кортлары ярдәмендә дәвалану кебек ысуллар турында ишетәбез. Корт агуын кулланалар. Коръәндә дә бал кортларына аерым игътибар бирелә. Коръәннең «Нәхел» сүрәсенең 68–69 нчы аятьләрендә: «Раббың бал кортларына вәхи кылды: «И-и, бал кортлары! Тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җайларда үзегезгә оя ясагыз! Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә, итагать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!» – дип язылган. Ягъни бал кортлары белән бәйләнгән һәр нәрсә дә кешегә дәва китерергә сәләтле.
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) дәвалануның нинди ысулларын кулланган? Коръәни Кәримдә бу турыда нәрсә диелә?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәр авыруга да аңлатма биргән. Авыруларның ике төрле булуын әйтеп китү кирәктер. Аның берсе – рухи, икенчесе – тән авырулары. Алар бер-берсе белән һәрчак бәйләнештә. Шуңа күрә дәвалану дәверендә тәнне дә, җанны да дәваларга кирәк. Күпләрдән ишеткәнем бар: «Анализларым яхшы, табиблар авыруымны таба алмый, тик авырганымны үзем беләм», – диләр. Болар – рухи авырулар. «Болары каян килә соң?» – дисәгез, җавабы әзер – дөрес итеп яшәмәвебез нәтиҗәсе. Гөнаһ гамәлләр кылу, әти-әни алдындагы бурычыңны үтәмәү, әйткән сүзеңдә тормау, каргыш, бозым – барысы да шуңа керә. Бу хакыйкатьне яхшылап аңламыйча, дәвалануның нәтиҗәсе аз булыр яки бөтенләй булмас. Пәйгамбәр (с.г.в.) янында вакытта бәдәви гарәпләр килеп: «И, Аллаhының илчесе, безгә дарулар эзләргә ярыймы?» – дип сораганнар. Ул: «И, Аллаhының бәндәләре! Хасталарыгызны дәва кылыгыз! Аллаhы Тәгалә hичбер хасталык яратмады, яратты исә, аның дәвасын да яратты. Бары тик бер генә хасталык өчен дәва юк», – дип җавап бирде. «Бу нинди авыру?» – дип сораганнар. «Картлык», – дип җавап биргән пәйгамбәребез (с.г.в.). Кыскача әйткәндә, бүген сөлек салу, өшкерү актив кулланыла. Хиҗама да шулар исәбендә. Ул пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтеннән килгән, дәвалау максатыннан кулланыла торган чара булып хезмәт итә.
– Һәр авыруга дәва бар, дисәк тә, дәва тапмаган очраклар да шактый бит.
– Имам Әбү Хүзәмә болай дигән: «И, Аллаһының илчесе, илаһи дарулар, ислам динендә шифа аятьләре, дәвалану догалары, без куллана торган саклану чаралары Аллаһы Тәгалә язганны үзгәртә аламы?». «Болар Аллаhы язганның бер өлеше булып торалар», – дип җавап биргән пәйгамбәребез (с.г.в.). Табын яныннан аз гына ач килеш китәргә кирәк икәнен дә беләбез. Шундый очракта син сәламәт буласың. Йоглар: «Табын яныннан тамагыңны тутырып китсәң, үз-үзеңне агулаган, үтергән буласың», – диләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына да табиблар килгән һәм: «Дәвалыйбыз», – дигәннәр. «Дәвалау кирәк түгел, без, мөселманнар, авырмыйбыз. Ашыйсыбыз килмичә ашарга утырмыйбыз. Ашасак та, туйганчы ашамыйбыз. Аз ашаганга күрә озак яшибез», – дигән пәйгамбәр. Кеше дөрес ашаса, авырмас иде. Авыруларның 80 проценты ашкайнату системасына бәйле. Тәннең сәламәтлеге өчен берничә кисәк ризык җитә.
Ислам динендә, ашказанын өч өлешкә бүлегез, диләр. Өчтән берен – ризыкка, икенче өлешен – эчемлеккә, өченче өлешен һава өчен калдырырга кирәк. Күп ашаган ризык эшкәртелеп бетми, череп, начар нәрсәләр бүлеп чыгара башлый. Шешкә әйләнә, төрле эчәк авырулары китереп чыгара. Ә моның дәвасы нәрсә? Аз ашау. Күп ашыйбыз икән, күп эшләргә кирәк. Рухны ныгыту өчен ураза тоту да хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) атнаның һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбесендә ураза тоткан. Ураза тотучыга Аллаhы Тәгалә әҗерләрен үзем бирермен, дигән. Гөнаһларыбыз өчен дога кылып, Аллаһыдан сорасак, гөнаһларыбыз да кичерелер. Дин буенча яшәсәк, шәригать кануннарына буйсынсак, тәнебездә булган күп кенә авырулар китәчәк. Үзебезне аклар өчен төрле сәбәпләр эзләргә кирәкми, исәнлек юлында тырышлык куярга гына кирәк.
Белеп тор!
* Балалар яратып ашый торган «Гематоген» мал каны кушылып ясала. Динебез аны хәрәмгә тиңли. Шуңа күрә, гемоглобинны күтәрәм дип, гөнаһка керүдән сакланыйк!
* Оксфорд университеты студентлары укытучыларына: «Нинди физик күнегү баш мие эшчәнлеген яхшырта?» – дип сорау биргәч: «Сәҗдә», – дип җавап биргәннәр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез