Газетага язылу

Ишекләр ачык: башкалада Татарстан казанышлары күргәзмәсе ачылды

Мактанырлык хакым бар – менә дигән атым бар. Казанның үзәгендә – ЦУМ бинасында һәм аның янәшәсендә Татарстан казанышлары күргәзмәсе ачылды. Бөтен булганлыгыбыз, осталыгыбыз – бер урында. Биредә АСЕАН саммиты кунакларын нәрсә белән шаккатырырга җыеналар?

Ишекләр ачык: башкалада Татарстан казанышлары күргәзмәсе ачылды

Ишегалдыннан башлыйк. «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсенең урам экспозициясендә өч дистәгә якын берәмлек техника тәкъдим ителә. Экспонатлар арасында «Ансат-М» вертолеты, КАМАЗ, «СОЛЛЕРС» автомобильләре, АТОМ электромобиле, автобуслар, авыл хуҗалыгы техникасы, мобиль медицина комплекслары һәм Татарстан җитештерүчеләренең башка эшләнмәләре бар. Безгә, журналистларга, кунаклардан да алдан бу техника белән якыннанрак танышырга, эченә кереп утырып карарга һәм, әлбәттә инде, фотога төшәргә мөмкинлек бирделәр. Күргәзмә 19 июньгә кадәр саммит кунаклары өчен генә эшләсә, 20–21 июнь көннәрендә шәһәр кунаклары өчен дә ишекләрен ачарга вәгъдә итәләр. Ул көнне Казан Сабан туена бармасагыз, туры монда килегез. Ике кеше буе биеклегендәге «КамАЗ» машиналары гына да ни тора! Гомумән, самолетлардан кала Татарстанда җитештерелә торган төп техниканы бер урында күрү мөмкинлеге бу.

ЦУМ эчендә халык һөнәрчелеге эшләнмәләре, милләтебезнең йөзен булдырган төп юнәлешләр белән таныштырганнан соң АСЕАН кунаклары өчен махсус ачылган күргәзмәгә эләктек. Ул Татарстанның сәнәгать, медицина, аграр фәнни-мәгариф, туристлык һәм социаль-гуманитар потенциалын тәкъдим итә торган йөзгә якын компанияне һәм оешманы берләштерә.

– Алай гына да түгел, һәр юнәлеш үзенең иң алдынгы технологияләрне тәкъдим итә. Биредә кунаклар аралаша, эшлекле элемтәләр урнаштыра һәм форумнан соң да үзара бәйләнешләрен дәвам итә ала. Бу күргәзмәнең төп бурычы да шунда бит – илләр арасында эшлекле күпер булдыру, алга таба хезмәттәшлек һәм үсеш өчен шартлар тудыру, – диде ЦУМның директоры Ранко Тепавчевич.

Сөтнең каймагы инде, ягъни. Күрсәтерлек, горурланырлык хезмәт нәтиҗәләрен бер түбә астына җыйганнар монда. Завод-предприятиеләрнең иҗат җимешләре медицинаның алдынгы технологияләренә күчә, татар җырлары башкаручы абзыйлар янында гына түбәтәй-камзул кигән робот-көчек йөгереп йөри, төрле спорт төрендә Татарстан командалары яулаган кубоклар бер стенд булып тезелгән. Әнә тегендә – БРИКС илләре гүзәлләренең таҗлары җемелди. Төп нөсхәләре Казанда саклана, ә гүзәлләргә арзанрак күчерелмәсе биреп җибәрелгәнен дә белдек.

«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе саммит кунакларына республика яшьләре халыкара проектларының үсешен күрсәтергә дә мөмкинлек бирә.

– Бу күргәзмәдә, әлбәттә, барлык казанышларны да күрсәтеп бетереп булмый, әмма Татарстанда җитештерелә торган бик күп уникаль, кызыклы әйберләр җыелган. Шул исәптән яшьләребез кулы белән эшләнгәннәре, алар иҗат иткәннәре дә байтак, – диде Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров. – Күргәзмә халыкара дәрәҗәгә, АСЕАН илләренә чыгу һәм үзеңнекен, үз тәҗрибәңне күрсәтү мөмкинлеге белән дә кыйммәт.

Күргәзмә белән генә чикләнмибез, әлбәттә. Кунакларның күңелен күрү өчен уникаль осталык үзәгендә остаханәләр эшләячәк. Күреп кенә түгел, татып та карарга була.

– Экскурсия программасы кысасында кунакларга остаханәләргә бару, һөнәрчеләребезнең эшен күрү мөмкинлеге дә тәкъдим ителәчәк. Осталарыбыз бөтен кешене каршы алырга, үзләренең кул эшләрен күрсәтергә һәм бүлешергә, өйрәтергә әзер, – ди Ранко Тепавчевич. – Без дөньяга югары технологияле, заманча  һәм шул ук вакытта үз һөнәрләрен саклый белгән Татарстанны күрсәтергә шатбыз.

Тагын бер сер капчыгы ачылды. Биредә югары дәрәҗәле кунакларның хатыннарын татар ашлары белән таныштырачаклар. Кулинар мастер-класс аша чит ил ханымнары безнең милли ризыкларыбызны пешерү серләрен үзләре белән алып китәчәк. Шулай ук ЦУМда милли кием дизайнерлары эшләнмәләрен дә күрсәтергә планлаштыралар

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре