Газетага язылу

Казан сәхнәсе: башкалада «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы ачылды

Казанда «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы ачылды. Ул инде тугызынчы тапкыр оештырыла һәм быел 15–20 июнь көннәрендә үтәчәк. Театр өлкәсендә эшләгән һәр хезмәткәр өчен үз осталыкларын, тәҗрибәләрен арттырырга менә дигән мөмкинлек. Форум Татарстан Рәисе ярдәмендә Татарстан Мәдәният министрлыгы, Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан оештырыла.

Казан сәхнәсе: башкалада «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы ачылды

Белгәннәрне искә төшерү

Бер атна дәвамында Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Якутиянең танылган режиссерлары, тәнкыйтьчеләр, хореографлар – барлыгы 30 га якын педагог мастер-класслар, семинарлар һәм лабораторияләр уздыра. Алар арасында ГИТИСтан Татьяна Тарасова, театр тәнкыйтьчесе Екатерина Морозова, режиссер Сергей Потапов, Казан тамашачысына «Гашыйк Кәриб» спектакле аша таныш Сергей Землянский һәм башкалар бар. Быел форумда 300 дән артык кеше катнаша. Иҗади белемнәрен арттырырга, яңалыкларга өйрәнергә Татарстаннан тыш, Түбән Новгород, Самара, Ростов-Дон шәһәрләре, Башкортстан, Чуашстан республикалары һәм Казахстанда иҗат итә торган театр вәкилләре килгән.

Фестиваль-форумның ачылышы Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йотында узды. Катнашучыларны Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов сәламләде: «Быел Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Төрле милләтләрне үзенә җыя торган «Нәүрүз» форумында да ул чагылыш табар дип өметләнәм».

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев форумны белгәннәрне искә төшерү чарасы дип саный. «Алган белемнәребезне, күп кенә белгән нәрсәләрне еш кына үзебез дә сизмәстән онытабыз. «Нәүрүз» безгә белгәннәребезне яңадан ачарга ярдәм итә», – ди ул. Режиссер фикеренчә, форумда алган күнекмәләр, яңалыклар, шул исәптән белгәннәрне кабат искә төшерү эзсез югалмый. Ул үз нәтиҗәсен бер елдан соң узачак «Нәүрүз» халыкара театр фестивалендә күрсәтә.

«Нәүрүз» клуб мөдиренә дә кирәк

Катнашучылар бер атна дәвамында актерлык осталыгы, пластика, сценография, театр тәнкыйте буенча тәҗрибәле педагоглар белән эшләячәк. Артистларга гына түгел, театрларның хуҗалык эшләре, проектлар, финанслар белән шөгыльләнүчеләр өчен дә, менеджмент буенча да лекцияләр каралган. Форумда профессионаллар гына түгел, ә мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр дә катнаша ала. Мәскәүдән килгән педагог Татьяна Тарасова сүзләре белән әйтсәк, «Нәүрүз» үзенә кызыксынучыларны җыя. Кукмара районының Өлге авылында клуб мөдире булып эшләүче Эльмира Ибраһимованы да форумга нәкъ менә шул кызыксыну алып килгән. «Сәхнә теле» буенча белемнәрен арттырырга тели. «Яңалыклар эзләп килдем. Авыл халкы белән нәрсәдер эшләргә, иҗат итәргә кирәк», – ди ул. Клубта ике ансамбль бар. «Авыл моңнары» коллективында 70 яшьлек әби-апалар йөри, урта яшьтәгеләре белән «Дуслык» ансамблен төзегәннәр. Балалар һәм үсмерләр курчак театрында уйный. Өлкәннәр белән спектакльләр куялар. Районда узган конкурста өченче урын алганнар. «Эшләгән саен яңалык кертәсе килә», – ди Эльмира Ибраһимова. Ире дә күрше Арпаяз авылында клуб мөдире булып эшли икән. Ир белән хатын икесе дә иҗат дөньясында кайный, ярыша-ярыша эшлиләр. Менә шундый актив, яңалыкка омтылучы кешеләр булганда авыл яши әле ул. Димәк, «Нәүрүз» белем бирү фестиваль-форумының татар авылларын яшәтүдә дә өлеше бар булып чыга.

Чаллыда иҗат итә торган «Персонаж» яшьләр театрыннан форумга бер төркем артистлар җыелып килгән. Төрле секцияләргә язылганнар. «Үсәргә, тамашачыга тагын да кызыклырак булырга телибез. Биредә тирән белем алырга, тәҗрибәле остазлар белән аралашырга мөмкин. Мин үзем Сергей Шенталинский үткәрәчәк «Актерлык осталыгы» семинарына язылдым. Аның иҗат эшчәнлеге, шулай ук Олег Табаков шәкерте булуы да бик кызыклы», – ди актриса Инна Зәйнетдинова. Белем бирү форумында катнашучыларга сертификатлар да тапшырылачак.

Якутиянең танылган режиссеры Сергей Потапов форумда быел беренче тапкыр катнаша. Ул режиссура буенча мастер-класслар уздырачак. Россиядә инде йөздән артык спектакль куйган. Татарстанда Минзәлә һәм Әлмәт театрлары артистлары белән спектакльләр чыгарган. «Казан – Россия актерларын, төрле жанрларда иҗат иткән театрларны берләштерә торган урын. Биредә кызыклы аралашу өчен мөмкинлекләр тудырыла», – ди Сергей Потапов.

Малайзиячә Шекспир?

Форум көннәрендә берничә спектакль дә тәкъдим ителәчәк. Казанга Иран, Марокко һәм Малайзия театрлары чакырылган булган. Малайзия артистлары гына килә алган. Алар 15–16 июнь көннәрендә Тинчурин театрының кече залында Уильям Шекспир әсәре буенча куелган «Макбет» спектаклен тәкъдим итә. Форумда катнашучылар өчен бу шулай ук кызыклы бер тәҗрибә булачак. «Моңа кадәр Колумбия, Кытай, Төркия, Венгрия театрларын чакырганыбыз бар иде. Малайзия – фестиваль өчен дә яңалык. Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак, быел аларның бездә чыгыш ясаулары бик урынлы», – ди Фәрит Бикчәнтәев. Форум кысасында шулай ук Тинчурин театрының Айдар Җаббаров куйган «Хыял артыннан», Камал театрының Фәрит Бикчәнтәев куйган «Күңелем кукурузы» спектакльләре дә күрсәтеләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре