«Татар кызы – 2026» бәйгесенең республика этабы 11–23 июнь көннәрендә Казанда уза. Анда 12 кыз көч сынаша. Быелгы конкурсның нинди үзенчәлекләре бар? Бу хакта оештыручылар матбугат очрашуында сөйләде.
Матурлык бәйгесе түгел
«Татар кызы» – матурлык бәйгесе генә түгел, ә үзеңне күрсәтү, яңа кешеләр белән танышу һәм тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә», – ди «Татар кызы» халыкара бәйгесе дирекциясе рәисе Алмаз Хәлиуллин. Ике атна дәвамында республика этабына чыккан кызлар Казанда үзләренең зирәклеген дә, аш-су пешерүгә, кул эшләренә осталыгын, гореф-гадәтләребез буенча белемнәрен дә күрсәтә.
Оештыручылар конкурска заманча үзенчәлекләр кертү турында да уйланган. Быел кызлар «Җиде тамыр» дип атала торган проектларын тәкъдим итәчәк. Туган тел, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни байлыгыбыз, дин һәм иман, гаилә, туган як – бу без белергә тиешле җиде тамыр. Кызлар аларны ничек күзаллый, ничек аңлый? Әлеге проект татар кызының дөньяга карашын, зирәклеген, уй-фикерләрен белергә, гомумән, туташларның эчке дөньясын ачарга ярдәм итәргә тиеш.
«Җиде тамырын белгән кеше – чын татар. Безнең максат – татар кызларын, булачак әниләрне үстерү. Киләчәк алар кулында», – ди бәйгенең сценарий авторы Резеда Гобәева-Зәйниева. Ул инде берничә ел әлеге проектта эшли. Аның фикеренчә, «Татар кызы»нда катнашканнан соң кызларда зур үсеш сизелә. «Бу чараның шундый бер төп миссиясе бар: конкурс узгач та, анда катнашкан кызларны онытмыйлар. Алар алга таба да бергә. Киләсе бәйгеләрдә яңа катнашучыларга ярдәм итеп, көч биреп торалар. Иң мөһиме үзара көндәшлек юк», – ди Резеда Гобәева-Зәйниева. Узган елларда кызлар арасында татар телен авыррак белүчеләр дә очрый иде. Быелгы катнашучылар оештыручыларны гаҗәпләндергән. Барысы да саф татар телендә камил сөйләшә икән. Моны конкурсның уңай тәэсире дип карыйк.
«Татар кызы ихлас булсын»
«Ялкын» журналының баш мөхәррире, «Татар кызы – 2022» республика бәйгесе җиңүчесе Энҗе Габдуллина хәзер үзе дә оештыру эшләрендә катнаша, конкурсант кызларга теләк-киңәшләрен җиткерә: «Иң беренче чиратта, ихлас булсыннар, үз көчләренә ышансыннар. Бәйгенең төп мәгънәсен аңласыннар иде», – ди ул. «Татар кызы»ннан соң Энҗе Габдуллина үзе үзгәргәнме? «Бәйге миңа үз-үземә ышаныч бирде. Чөнки анда катнашканда син башкаларның фикерләрен тыңлыйсың, тәҗрибәле, танылган кешеләр белән очрашасың. Бу сиңа үсеш бирә», – ди ул.
«Татар кызы»ның республика этабына йомгак быел гадәттәгечә Казанда түгел, ә Әлмәттә ясалачак. Ул 23 июнь көнне уза. Чараның режиссеры – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов. Татар кызлары һәм ансамбль катнашында бик матур йолаларыбызның берсе – туй йоласын тәкъдим итәчәкләр. Кунак итеп яшьләр арасында бик популяр булган автор-башкаручы Дәфнәне дә (Фәүзия Кадыйрова) чакырганнар. «Татар кызлары көчле, алар һәр өлкәдә: гаиләдә дә, эштә, фәндә, сәнгатьтә дә беренче була ала», – дип саный ул.
Республика этабының җиңүчесе дә Әлмәттә игълан ителәчәк.
«Татар кызы» исеменә лаек булган кыз башка өлкәләрдә җиңүчеләр белән беррәттән халыкара бәйгегә чакырыла. Ул традиция буенча узган елгы конкурста җиңү яулаган кызның туган ягында – бу юлы октябрь аенда Төрекмәнстанда үтәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез