Газетага язылу

Кешедән алган бәхет

Өйдә бала-чага чыр-чуы, әтисенең йә әнисенең муенына сарылган нәни куллар, шау-шулы көннән соң арып йоклаучы сабый – һәркемнең хыялыдыр. Ләкин зарыгып көтеп тә, кайбер хатын-кызлар балага уза алмый.

Кешедән алган бәхет
ru.pinterest.com

Элек табибларның өметкә урын калдырмый торган – балага узмау диагнозы аяз көнне яшен сугуга тиң булса, хәзер мондый парларга ярдәм итү юллары бар. Сүзебез ЭКО (хатын-кызны ясалма орлыкландыру) ысулы турында. Аннан кемнәр файдалана? Ә донорлар кем? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

2025 елга булган мәгълүматларга күз салсак, Татарстандагы һәр бишенче, ә Россия буенча һәр алтынчы гаиләдә хатын-кыз табигый юл белән йөккә уза алмый интегә. Ә ЭКОга чират ай саен 100–150 хатын-кызга арта икән. Бу әле чиратта торган һәр парга ярдәм итә алалар дигән сүз дә түгел. Татарстанның Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова Дәүләт Советы утырышында сөйләде: 2025 елда республикада 2 меңнән артык хатын-кыз медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисы буенча ЭКО ясаткан. Нәтиҗәдә 503 бала дөньяга килгән.

Чаллыда яшәүче Альбина белән Марсель Яппаровларга да балаларын кулларына алып сөю өчен бик сикәлтәле юл узарга туры килә. ЭКОны алар дүрт тапкыр ясата.

– Барлык тикшеренүләрне узу өчен генә дә ике ел хастаханә юлын таптадык, – дип башлады сүзен Альбина. – Бер тикшеренү узабыз, барысы да яхшы чыга, икенчесен тәкъдим итәләр, анда да дәвалану кирәк булган сәбәп таба алмыйлар. Бернинди нәтиҗә булмагач, Казанга барып, тагын бер кат анализлар бирергә, тикшеренергә куштылар. Биредә дә өметләр акланмады. Шуннан ЭКО юлын сайладык. Безгә донорлар ярдәме кирәк булмады. Шулай да беренче ЭКО уңышсыз килеп чыкты. Икенче тапкырында бәхет елмайды. Йөклелек чоры да бик җиңел узды. Хәзер кызыбыз үсеп килә. Бер бала тапкач, табиблар ярдәменнән башка балага узармын дип хыялланган идем. Барысы да без көткәнчә булмый шул. Декрет ялымда тагын ике тапкыр ЭКО ясатып карадым. Уңышсыз булды. Ходайга шөкер итеп кызыбызны үстерәбез. Беренче ЭКОны түләүле үттек. Калганнарын квота буенча. Шунысы бар: бушлай ЭКО елга бер генә тапкыр ясала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре