Газетага язылу

ЭКО ярдәмендә әни булган гаилә: «Алар бары тик безнеке генә»

Тукай районында яшәүче Ләйсән Латыйповага исә (исеме үзгәртелде. – Авт.) донор күкәй күзәнәкләрен кулланырга туры килгән. Игезәк кызларын да, улын да алар ясалма орлыкландыру ярдәмендә алып кайтканнар.

ЭКО ярдәмендә әни булган гаилә: «Алар бары тик безнеке генә»

– Кияүгә олыгаеп кына 30 яшьтә чыктым. Сәламәтлегем ягыннан да проблемалар бар иде. Балага уза алмагач, башта үземнең күкәй күзәнәкләрен кулланып, 2 тапкыр ЭКО ясатып карадык. Көткән нәтиҗә булмады. Репродуктолог донор турында әйткәч, ничек инде чит кеше баласын үстерәсең, дип, үз-үземне белештермичә еладым. Бер ел дәвамында психологка йөреп, әлеге чынбарлыкны кабул иттем. Бала табу теләгем көчле булганга, мин бу адымга ризалаштым. Без аноним донорны сайлап алдык. Аның сабый чактагы фотоларын күрсәттеләр. Миңа аның татар һәм мөселман булуы мөһим иде. Бүген игезәк кызларыбызга – 8, улыбызга 3 яшь. Хәзер балаларыма карыйм да куанып туя алмыйм. Тугыз ай буе карыныңда йөртеп, тудырып, йокысыз төннәр үткәреп үстергән балалар чит була алмый. Алар бары тик безнеке генә, хәзер ул вакытта тилереп елап йөргәнемә үз-үземнән оялам, – ди бәхетле ана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре