«Татар балалар нәшрияты»ның башкарма директоры Алсу Низамиева белдергәнчә, яңа мобиль кушымта күбебез белгән, ирле-хатынлы Рәмзия һәм Сәләй Вәлитовлар төзегән Әлифбага нигезләнеп эшләнгән. Ничәмә-ничә буынны татар теленә өйрәткән басма ул.
– Проектны эшләнгәнче, без чит телләргә өйрәтә торган дистәләгән мобиль кушымталарны өйрәндек. Баксаң, татар телендә эшләнгән мондый кушымталар бик сирәк икән. Бүген балалар күбрәк телефон, компьютер уеннары белән мавыга. Әле яңа проект бик отышлы килеп чыкты. Балаларда кызыксындыру уята алыр дип өметләнәбез. Шунысы кызыклы: ул укырга, сөйләргә, җөмлә төзергә дә өйрәтә. Анда анимация, уеннар, җырлар да бар. Һәр татар хәрефенең – үз персонажы. Аларны балалар татар халык әкиятләренең геройлары белән бергәләп өйрәнә. Тәрбияви әһәмияте дә бар. Электрон кушымта балаларны хезмәт тәрбиясенә, олыны – олы, кечене кече итәргә дә өйрәтә. Аны телефонга бушлай йөкли аласыз. Методик басма укытучы, тәрбиячеләргә генә ярдәмче түгел, аны әти-әниләр балалар белән бергә өйрәнергә мөмкин, – ди Алсу Низамиева.
«Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев әйтүенчә, балалар үзләре дә сизмәстән, уйнап, яңа белемнәр туплаячак. Һәр хәреф өчен яңа бирем, уен биреләчәк. Кушымтада 15 персонаж катнаша. Алар татар мәдәниятен күздә тотып, төрле тавышлар белән кызыклы сәяхәтләр оештыра. Аны Камал театры артистлары тавышландыра.
Татарстанның халык укытучысы, Татарстан Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова мобиль проектны Әлифба тарихында яңа борылыш дип атый. Мондый электрон басма азәрбайҗан, үзбәк, казахларда бар икәнлеген һәм татарлар да калышырга тиеш түгеллеген әйтте.
– Татар халкы тарихында Әлифба – туган тел белән бер дәрәҗәдәге төшенчә. Билгеле, электрон кушымта мәктәптә Әлифбаны алыштыра дигән сүз түгел, – ди Рәсимә Шәмсетдинова. – Әлифбаның татар мәгърифәте, уку грамоталылыгын үстерүгә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. Арча педагогика көллиятенә барып, «Әлифба» музеена керсәк, Рәмзия һәм Сәләй Вәлитовларның ни дәрәҗәдә мөһим эш башкаруын аңлыйсың. Яңа буынның мөмкинлекләре башка төрле. Бүген балаларны белемгә тартуның бик үзенчәлекле бер чорында Әлифбаның электрон версиясен кәгазь басмага ярдәм буларак тәкъдим итү – бик зур эш.
Рәсимә Шәмсетдинова әлегә яңа электрон басма белән таныш түгел икән. Бу урында ул: «Безгә экспертизага җибәрерсез дип ышанабыз. Ләкин аның сыйфатлы, файдалы буласына иманым камил. Теләгем дә бар. Соңгы вакытта без балаларны каллиграфиягә өйрәтүгә әллә ни игътибар бирмибез. Әмма кул белән дөрес һәм матур итеп язарга өйрәтү ул баланың аң үсеше өчен бик мөһим. Шуңа күрә «Әлифба 2.0» проектының тагын бер электрон варианты – матур язарга өйрәтү буенча да ниндидер бер өстәмә эшләсәгез иде».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез