Александр Шадриков: “Рәхмәттән башка сүз юк!”

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры журналистларга әнә шундый сүзләр әйтте. Ел тәмамланырга санаулы көннәр калганда, министрлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

– Бер ел эчендә массакүләм мәгълүмат чараларында экологик теманы яктырткан 4 мең хәбәр чыккан. Бу – халыкның да тирә-якка битараф түгеллеген күрсәтә. Чынлап та, хәзер экологик сорау һәркемне борчый, – диде ул.

Министр соңгы биш елда экология өлкәсендә башкарылган эшләргә тукталды.

– Без табигатьне саклауга бәйле 850 экологик чара уздырдык. Моның өчен 51,8 млрд. сум акча тотылды. Әлеге акчалар дәүләт һәм федераль бюджеттан  бирелде. Табигатьне саклар өчен эре сәнгать оешмалары да үзләреннән өлеш кертте. Шул рәвешле без 2,3 миллион кешегә экологик шартларны яхшырттык, – ди министр. – “Экология” илкүләм проекты кысаларында бик күп зур эшләр башкарылды. Болар – ләм басуларын һәм Самосырово полигонын рекультивацияләү эшләре. Шулай ук проект ярдәме белән эшкә яраксыз нефть үткәргечләрен дә алып ташлаячакбыз.

Министр шәһәрнең чистаруны әйтә. Автомат рәвештә атмосфераны тикшерә торган җиһазларны алдап булмый, ди ул. Тикшеренүләр шуны күрсәткән – республикада һава чистарган. Һавада формальдегид күләме дә кимегән. Әгәр ул артык булса, кешеләрнең күзләреннән яшь ага, борыннары тыгыла икән. Сасы искә зарланучылар да кимегән. Александр Шадриков мисалга Самосырово чүплеген китерде. Биредә киләсе елда чүптән электр энергиясе ала башлыйлар. Ул 20-25 ел буе Казан халкына хезмәт итәчәк. Киләсе ел башыннан Нокса елгасын чистарту эшләре башланачак. Әлегә Казан эчендәгеләрен тәртипкә китерәчәкләр. Министр яшерми, халыктан елганың бүгенге хәленнән риза булмыйча мөрәҗәгать итүчеләр күп икән. Агачларны кондызлар сындырып бетерүен дә хәбәр иткәннәр. Министр киләсе елдан Нокса елгасын чистарту һәм яр буйларын төзекләндерү өчен 9,5 миллион сум акча тотылачагын да хәбәр итте.2023 елда Казанның Техническая урамында калдыкларны ташлау өчен полигон да төзәячәкләр. Ә менә ләм басулары тулысынча 2024 елда бетереләчәк.

Киләсе елда “Чиста су” программасы буенча да зур эшләр башкарылыр дип көтелә. Министр авыл халкын су белән тәэмин итү иң мөһим эш, ди.

– Мин моны яхшы беләм. Район башлыгы булып эшләгәндә, саусызлык белән очраштык. Җир астыннан су эзләдек. Чүпрәле районында 70 процент су табылды, калганын Буага барып эзләп таптык. Су – бик кирәкле һәм кадерле әйбер. Эчәр суны сакларга кирәк безгә, – ди ул. – Киләсе елда сусаклагыч корылмаларны яңарту да дәвам итәчәк. Экологларның максаты – чүплекләрне барлап, аларны юкка чыгару гына түгел. Бу безнең башкарылган эшнең 7 проценты гына. Алайса күпләр безне чүп белән генә шөгыльләнә, диләр. Сулыклар да, һава чисталыгы да, яшеллек тә, урман-күлләр дә безнең өстә. Һәркайсыбыз тирә-ягына битараф булмаса,  бергәләп барлык проблемаларны хәл итәр идек. Максатыбыз да – халыктан зар түгел, күп итеп рәхмәт ишетү.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү