Үзәк Банк ташламалы ипотеканы бер тапкыр гына алырга рөхсәт бирүне тәкъдим иткән

Мондый чара акчасын күчемсез милеккә салып саклау максатында ипотека алучылар арасында ихтыяҗны киметү мөмкинлеге бирәчәк.

Россия Үзәк Банкы ташламалы ипотеканы бер тапкыр гына алу мөмкинлеген тәкъдим иткән. Россия Банкының финанс тотрыклылыгы департаменты директоры Елизавета Данилова шундый тәкъдим белән чыккан.

Аның әйтүенчә, департаментта программаны адреслырак итү зарурилыгы турында күп сөйлиләр. Адреслылыкны көчәйтү өчен ташламалы ипотеканы нибары бер тапкыр гына бирүне рөхсәт итәргә кирәк.
Мондый чара акчаны күчемсез милеккә салып саклау максатында ипотека алучылар арасында ихтыяҗны киметү мөмкинлеге бирәчәк. Данилова сүзләренә караганда, күпләр ташламалы ставкалардан файдаланып, арендага биреп тору өчен фатир сатып алу максатында берничә кредит җыя. Бу исә торак бәясе үсүгә һәм гади халыкның күчемсез милек сатып алу мөмкинлеген юкка чыгаруга китерә.


Фикер өстәү