Ипотеканы арзанайту ысулын тәкъдим иткәннәр

Халык өчен ипотеканы арзанракка төшерү өчен төбәкләрдә торак кредитын алучыларга, шулай ук яшь гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтергә кирәк. Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Россия банкы башлыгы искәртеп үткәнчә, 2020 елда торак базарында ставкалар кимү һәм Хөкүмәтнең ташламалы программасы пәйда булу сәбәпле ипотека ставкалары төшкән. Әмма фатир бәяләре кыйммәтләнү аркасында моның нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә калган.
“Күп кенә төбәкләрдә фатирларның кыйммәтләнүе ипотеканың түбән ставкасын “йотты”. Шуңа күрә адреслы чаралар белән: төбәкләрдә торак займы алучыларга, яшь гаиләләргә ярдәм итү нигезендә ипотеканы халыкка якынайтырга кирәк”, – дигән ул.
Әмма Үзәк банк башлыгы басым ясап әйткәнчә, базардагы тенденцияләргә каршы килеп, кредит ставкаларын киметүнең тискәре йогынты да ясавы бар. Бу җәһәттән ул: “Ипотека ставкалары базардагы тенденцияләргә каршы килмәскә тиеш. Юкса финанс базарында “куык”барлыкка килергә мөмкин”, – дип аңлатып үткән.
Исегезгә төшерәбез: Хөкүмәт узган елның язында 6,5 процентлы ташламалы ипотека программасын башлап җибәрде. Шул ук вакытта Үзәк банк төп ставканы киметте (узган елның июлендә ул моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә төшеп– елына 4,25 процентка калды). Ипотека буенча уртача ставка, үз чиратында, 2020 ел азагына 7,36 процентка калды. Нәтиҗәдә кешеләрнең торак кредитлары буенча бурычы рекордлы санга – 9,1 триллион сумга җиткән.
Ә инде кредит алырга теләүчеләрнең бик күп булуы күчемсез милек бәясе артуга китергән.


Фикер өстәү