Коронавирус пандемиясе төзелеш һәм торак тармагына зур йогынты ясаган

Татарстанда һәр дүрт гаиләнең берсе ипотекага фатир сатып алырлык хәлдә. «РИА-Новости» уздырган сораштыру нәтиҗәсе бу. Дөрес, республика әлеге рейтингта 72 нче урында гына урнашкан. Узган елгы саннар исә безнең ипотека кредиты иң күп рәсмиләштерелгән төбәкләр арасына кергәнебезне раслый.

Фатир алуның ние бар? Банкка барасы да кредит аласымы? Бер караганда шулкадәр җиңел генә эш төсле тоелса да, торагыңны яхшырту өчен шактый тырышырга туры килә. Казанның бер тулай торагында гомер кичергән Миләүшә Фазлыева белән сөйләштек. Алар узган ел фатир алып, Яшел Үзәнгә күченде.

– Олы улыма 10 яшь тулганчы тулай торакта яшәдек. Соңгы елларда коммуналь түләүләр артып китте. 18 квадрат метрлы бүлмә өчен 7 мең сум акча түли башладык. Шуннан соң фатир алырга уйладык. Социаль ипотекага аласы килмәде. Фатир сайлый башладык. Менә шул вакытта «Авыл ипотекасы» программасы барлыгын белеп алдык. Без Яшел Үзән районы янәшәсеннән йортлар карый башладык. Осиново бистәсеннән 2 бүлмәле фатир алдык, – ди Миләүшә. – Кешеләр фатирны ипотекага чарасызлыктан ала. Элеккеге төсле эш урыныннан фатир бирсәләр, яшьләргә дә җиңел булыр иде. Хәзер картайганчы ипотека түлисебез була. Аны түләп бетергәч, балалар өйләнә башлар. Кыскасы, фатирда яшисең килсә, ат кебек эшләргә, үзең өчен яшәүне онытырга кирәк.

Коронавирус пандемиясе төзелеш һәм торак тармагына да зур йогынты ясады. Билгеле булганча, Хөкүмәт ташламалы ипотека программасын гамәлгә кертте. Нәтиҗәсе озак көттермәде. Бурычка торак алучылар саны артты, төзүчеләр исә бәяне күтәреп куйды. Россиядә яшәүчеләр узган ел 1,7 млн ипотека кредиты рәсмиләштергән. Акчага күчерсәк, фатирлы булу өчен  4,3 трлн сум күләмендә бурычлы булганнар. Лидерлар арасында Татарстан да бар. Республикада яшәүчеләр 61,7 мең кредит рәсмиләштергән. Бу – алдагы елдан 40 процентка күбрәк. Бурычка алынган акча күләме исә 1,6 мәртәбә артып, 135,3 млрд сумга җиткән. Гыйнвар нәтиҗәләре дә Татарстанда яшәүчеләрнең фатирлы булу теләге кимегәнен раслый. Елның беренче аенда республика халкы 3 мең ипотека кредиты рәсмиләштергән. Монысы да узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. Әлеге күрсәткеч буенча республика илдә алтынчы урында.

«РИА-Новости» белгечләре исә кайсы төбәктә күпме кешенең ипотека ярдәмендә ике бүләмәле фатир алырлык хәлдә булуын ачыклаган. Баксаң, Россия күләмендә андый гаиләләр саны 32,7 процентка җиткән икән. Бу күрсәткечнең артуын да бурыч алганда ипотека ставкасы кимү белән аңлаталар. Хәер, фатир алырлык дәрәҗәдә яшәүче гаиләләр тагын да күбрәк булыр иде. Әмма бәяләр  нык күтәрелде. Татарстанның бу рейтингта 72 нче урында гына булуы шуңа бәйле. Казан – узган ел бәяләр иң нык күтәрелгән шәһәрләр сафында. Республикада халыкның 25,5 проценты фатир алырлык хәлдә. Алдагы елда бу күрсәткеч 24,4 процент булган. Әйтик, Мәскәү белән Санкт-Петербургта бу саннар кимү ягына таба үзгәргән. Билгеле булганча, иң кыйммәтле фатирлар әнә шул ике шәһәрдә сатыла. «РИА-Новости» рейтингында исә беренче өчлеккә Ямал-Ненец, Ханты-Манси округлары, Магадан өлкәсе кергән. Аларда бәяләр дә очсызрак, хезмәт хакы да башкачарак.

Татарстан Риэлторлар гильдиясе президенты Андрей Савельев әйтүенчә, бәяләр артса да, торак алучылар кимеми.

– Моңарчы кешеләр фатир алырга бик ашыкмый иде. Былтыр ипотека ставкалары төште. Дәүләт программалары барлыкка килде. Алар бүген дә дәвам итә. Күп кеше шәһәр читенә күчте. «Авыл ипотекасы» программасы белән йорт, фатир алучылар күбәйде, – ди ул. – Ипотека алучылар белән бер рәттән узган җәй фатирга бәяләр 15–20 процентка артты. Әмма шулай да халыкның ихтыяҗы кимеми. Кешеләр торак шартларын яхшыртып калырга тырыша. Быел да мөрәҗәгатьләр бик күп.

Тәҗрибәле риэлтор Лилия Гәрәева фикеренчә, торак бәяләре төшмәячәк. Ә менә күтәрелергә мөмкин.

– Бик озак еллар эшләгәч, тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: күп кеше фатирны торыр җире булмаганга ала. Башта кеше тулай торактагы бүлмәсен сата, аннан бер бүлмәле фатирын икелегә алыштыра. Аннары өч бүлмәлегә кызыга. Бездә халык гомер буе бурычка яши, – ди ул. – Киләчәктә бәяләр тагын да артыр дип уйлыйм мин. Бөтен әйбер кыйммәтләнә бит. Төзелеш кирәк-яракларының бәясе арта икән – фатирныкы да күтәреләчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү