Гүзәл Яхинаның яңа романы дөнья күрде

Зур шау-шу тудырган “Зулейха открывает глаза” һәм “Дети мои” китаплары авторы Гүзәл Яхинаның “Эшелон на Самарканд” дигән яңа романы басылып чыккан. Кичә ул ТАСС агентлыгының матбугат үзәгендә яңа китабы белән таныштырган.

“Эшелон на Самарканд” – 1920 елларда Идел буе төбәгендә хөкем сөргән ачлык турында роман-сәяхәт. Сюжет буенча яшь кызылармияче Деев һәм балалар эшләре буенча комиссар Белая ачлыктан шешенгән 500 сукбай баланы Казаннан җылы Сәмәркандка алып килгән. Гүзәл ханым китапны 2,5 ел дәвамында язган. Башта кечкенә генә повесть иҗат итү планлаштырылса, теманың колачлы булуы тулы бер роман язуга китергән.
“Өйрәнелгән материал “кычкырып” торганлыктан, бөтен ясалмалык икенче планда калды. Нәтиҗәдә, алдан ниятләнелгәнчә, сукбай бала язмышы түгел, ә 20-30 яшьлек кеше язмышы алгы планга күчте. Шул чагында инде ачлык турында язарга карар иттем. Менә шул романның төп героена әйләнде дә”, – дигән язучы.


Фикер өстәү