Идел буе закон чыгаручылары санкцияләр шартларында халыкка һәм бизнеска ярдәм итү чараларын эшләүгә кушылырга әзер

Бүген Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең алтмыш өченче утырышында сүз һәртөрле чикләүләр шартларында Идел буе федераль округы төбәкләрендә иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый вәзгыятьне тотрыклыландыру чаралары турында барды. Моннан тыш, Идел буе закон чыгаручылары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән бергә яшәүне законнар белән җайга салу мәсьәләләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформаларның хокукый аспектлары, берничә оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Видеоэлемтә кулланып алып барылган утырыш эшендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе рәисе, Ассоциация координаторы Евгений Люлин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Идел буе федераль округы парламентлары башлыклары катнашты.

«Катлаулы икътисадый шартларга карамастан, без берничек тә дәүләт сәясәтенең социаль юнәлешен үзгәртергә тиеш түгел, — дип басым ясады Игорь Комаров үз чыгышында, — бу бигрәк тә халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итүгә карый».

«Закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарының уртак эшчәнлеге кризиска каршы чаралар күрү эшен тотрыкландыру өчен мөһим фактор булып тора, — дип басым ясады Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин,– республикада килеп туган хәлгә оператив җавап бирү өчен штаб төзелде, икътисадны тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары планы расланды, экономия режимы кертелде (беренче чираттагы чыгымнар гына финанслана). Республика Премьер-министры сүзләренә караганда, хәзер халыкны беренчел кирәк булган товарлар һәм медикаментлар белән тәэмин итү, мәшгульлекне саклау, система барлыкка китерүче оешмаларның өзлексез эшен оештыру, кече һәм урта эшкуарлыкны яңа шартларга яраклаштыру һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү мәсьәләләре өстенлекле булып тора. Моннан тыш, республикада төп социаль әһәмияткә ия товарларга бәяләр һәм аларның запаслары тикшереп торыла».

«Санкцияләр аркасында чит илдән кертелгән әйберләр кулланыла торган предприятиеләрдә киеренкелек барлыкка килү куркынычы бар, — дип билгеләде Алексей Песошин, – бу шартларда федераль үзәккә таянып  халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү чараларын үз вакытында кабул итәргә кирәк».

Агымдагы шартларда икътисадның тотрыклылыгын арттыру система барлыкка китерүче предприятиеләргә таянып башкарылырга  тиеш, дип саный Алексей Песошин. «Ташламалы кредитлау программасын эшләтеп җибәрүне, яңа транспорт-логистика схемаларын эшләүне тизләтергә кирәк, – дип ассызыклады ул, — шулай ук импортны алыштыру буенча проектларны тизләтелгән финанслау механизмнары кирәк».

Сүз, әлбәттә, бүген төбәкара кооперация турында да барды. «Әлегә төбәкләр арасындагы мондый элемтәләр аз үсеш алган, без күрше төбәкләрнең мөмкинлекләре турында барсын да белеп тә бетермибез, – диде Алексей Песошин, –  тиешле эш төркемен округ дәрәҗәсендә булдыру максатка ярашлы булыр иде».

Алексей Песошин закон чыгаручыларга санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү буенча конкрет тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итте. Алар барысы да Ассоциация карарында исәпкә алынган. Моннан тыш, Идел буе закон чыгаручылары кабул ителә торган карарларны оператив хокукый яктан тәэмин итү өчен икътисадый тотрыклылыкка ярдәм итү буенча төбәк штаблары составына закон чыгаручыларны кертүне кирәк дип саный. Дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән берлектә Идел буе федераль округы предприятиеләренең импортны алыштыру һәм кооперация төбәк үзәкләренең үзара хезмәттәшлеге механизмын эшләү, мәшгульлек һәм квалификация мәсьәләләрен хәл итү өчен кадрлар үзәкләре булдыру планлаштырыла.

«Санкцияләр безгә кайбер тармакларны көндәшлелеккә сәләтле итәргә, яңа инвесторлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, бу аларны икътисадый стимуллаштыру чараларын эшләүне таләп итәчәк, – дип басым ясады Евгений Люлин, – икътисадтагы бүгенге вәзгыять тиз карарлар кабул итүне таләп итә. Шуңа күрә дәүләт хакимиятенең барлык закон органнары үз эшләрен гражданнар һәм бизнеска ярдәм итү мәсьәләләрен норматив-хокукый җайга салу өлешендә оператив рәвештә карарлар кабул итү өчен оештырырга тиеш».

«Без бу чакыруларга каршы тору өчен яңа формалар һәм ысуллар табарга тырышачакбыз, – дип  басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, – федераль үзәк ярдәмендә чишелеш табылыр дип ышанам».

Утырышта төп мәсьәләләрнең берсе каты коммуналь калдыкларны җыю, сортларга аеру һәм утильләштерү турында булды. Утырыш алдыннан ИФО төбәк парламентлары җитәкчеләре Казанда чүп-чар төяү станциясендә булдылар, ТКО кабул итү мәйданчыгын, чүпне сортларга аеру линиясен, пресслау системасын һәм әзер продукцияне саклау пунктын карадылар. Комплекс 2008 елда файдалануга тапшырылган. Объектның проект куәте елына 182,5 мең тонна каты көнкүреш калдыгын эшекәртергә мөмкинлек бирә. Чүп 20 төр буенча, шул исәптән картон, кәгазь, ПЭТ-шешәләр, полиэтилен, пыяла, кара һәм төсле металл, пластик һәм башка төрләр буенча сортларга аерыла һәм эшкәртүгә озатыла.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан 458-ФЗ номерлы федераль закон белән ККК белән эш итүнең яңартылган схемасы гамәлгә кертелгән, ул көнкүреш чүп-чарларын чыгару һәм утильләштерү принципларын тамырдан үзгәртеп корырга тиеш иде.

«Без бу законны тормышка ашыруда ерак киттекме соң? – диде  Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп – юк, без һаман да элеккечә эшләүне дәвам итәбез, бу сортларга аеруга да, утильләштерүгә дә кагыла. Бу экологик проблеманы хәл итүнең тагын бер тапкыр реаль юлларын эзләргә, барлык мәсьәләләрне комплекслы карарга кирәк». Парламент җитәкчесе ассызыклаганча, кабул ителгән карарларга карамастан, депутатларга «чүп-чар» мәсьәләсе буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр керү дәвам итә, «чүп реформасын» гамәлгә ашыру проблемалары еш кына сайлаучылар наказларында да күтәрелә.

«Чүп реформасын» уңышлы гамәлгә ашыру төбәк дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә кануннарны камилләштергәндә генә мөмкин, дип саныйлар парламентарийлар. Республикада ТКО белән эш итү реформасын гамәлгә ашыру турында доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады.

«Реформа тулаем алганда эшли башлады, ләкин аны гамәлгә ашыру барышында ачыкланган проблемалар да бар, – дип билгеләп үтте вице-премьер, – аерым алганда, реформаны гамәлгә ашыру өчен эшкәртү һәм утильләштерү объектларын, чүп полигоннарын үз эченә алган ТКО белән эш итү системасын булдыру кирәк. Кулланучыларга йөкләнешне киметү өчен, дәүләтнең аларны төзүне һәм реконструкцияләүне финанслауда катнашуы зарур».

Рөстәм Нигъмәтуллин фикеренчә, Россия экология операторының инвестиция проектларында катнашуын киңәйтергә кирәк. «Төбәк операторы кулланучылар акчаларын туплый һәм ТКО белән эш итү буенча хезмәтләрне комплекслы тәкъдим итү өчен җавап бирә. Шул ук вакытта, кануннар аны инфраструктура булдырырга мәҗбүр итми», — диде ул.

Кешеләр өчен «чүп реформасы» контейнер мәйданчыгыннан башлана, ул уңайлы һәм җиһазланган булырга тиеш. Әгәр авылларда контейнер мәйданчыкларын төзү дәүләт программалары кысаларында финанслана икән, шәһәрләрдә финанслау механизмы закон нигезендә язылмаган.

Төбәкләрдә ККК туплау нормативларын җайга салу мәсьәләсе кискен тора. «Субъектлар ККК туплауның төбәк нормативларын гамәлдән чыгару буенча суд карарлары белән очраша, — дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин, — бу чорда калдыклар барлыкка китерүче предприятиеләрнең бер өлешенә әлеге хезмәт өчен түләмәскә мөмкинлек бирә. Федераль дәрәҗәдә КККны территориясе буенча коэффициентлар белән туплауның бердәм нормативларын билгеләү яисә юкка чыгарылган нормативларны яңадан карау чорында регионнар куллана алырлык вакытлы (алмаштыручы) нормативларны раслау зарур».

Торак пунктлар тирәсендә рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләрне рекультивацияләү мәсьәләсе бүгенге көндә мөһим. Рөстәм Нигъмәтуллин фикеренчә, бу мәсьәләне «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» проекты кысаларында хәл итәргә мөмкин. Өстәвенә, хәзер мондый эш авыл һәм шәһәрләр эчендә алып барыла инде. «Полигоннарның күбесе торак пунктлар зонасыннан читтә урнашкан һәм аларны эксплуатацияләү срогы төгәлләнә дип исәпкә алып, әлеге объектларга карата федераль проектның эшчәнлеген киңәйтергә тәкъдим ителә», – диде вице-премьер.

Шулай ук сыек көнкүреш калдыкларына (калдыкларга яисә агып төшүче суларга) кагылышлы билгесезлекне дә федераль дәрәҗәдә бетерергә һәм агып төшүче суларны махсуслаштырылган автотранспорт белән ташу эшчәнлеген лицензияләү процедурасын кертергә кирәк.

Идел буе закон чыгаручылары инвалид булган яисә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле буган кешеләрне озатып йөрү мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Сүз, аерым алганда, интеллект ягыннан сау булмаган, аутистик спектрның тайпылышлары булган, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтенең өлешчә яисә тулысынча югалуына бәйле рәвештә даими яки вакытлыча башкалар   ярдәменә мохтаҗ кешеләрне озату турында бара. Әлеге гражданнар белән системалы эшне оештыру өчен гамәлдәге норматив-хокукый базаны камилләштерергә, бергә яшәү технологияләрен гамәлгә кертү мәсьәләләрен җайга салырга (хезмәтләр күрсәтү өчен торак бирү тәртибен билгеләргә, опекуннарның эш шартларын билгеләргә, социаль хезмәтләр исемлеген, мохтаҗлыкны билгеләү критерийларын һ.б.ларны билгеләргә) кирәк.

Бүген кабул ителгән карарлар һәм тәкъдимнәр РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына һәм Россия Хөкүмәтенә җибәреләчәк.


Фикер өстәү