Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары белән киңәшмәдә катнашты

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров видеоконференцэлемтә режимында Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары белән социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә уздырды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Киңәшмәдә Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин раслаган кураторлык институты кысаларында гамәлгә ашырылачак төбәк проектларын яклау булды. Докладлар белән Башкортстан, Татарстан, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре башлыклары чыгыш ясады.

«Бүген бездә бу субъектларда кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга сәләтле инициативалар исемлегенең беренче эш варианты барлыкка килде. Барлык проектларның да безнең социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә йогынты дәрәҗәсен бәяләү инструментлары аша узуы, биредә, координация үзәгендә эшләнгән һәм булган төбәк стратегияләре белән синхронизацияләнүе бик мөһим», — дип билгеләп үтте Дмитрий Чернышенко.

Игорь Комаров ассызыклаганча, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты проектларны һәм төп мәсьәләләрне сайлап алу, төбәк дашбордлары форматында карарлар кабул итү өчен бердәм мәгълүмат базасын формалаштыру буенча тәкъдимнәр бирде.

Вице-премьер проектларны өстенлеклелаштыруның 4 критериен тәкъдим итте.

«Бүген тәкъдим ителгән проектларның киләчәктә икътисад үсеше күрсәткечләренә генә түгел, гражданнарыбызның тормыш-көнкүрешен һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга да уңай йогынты ясавы мөһим. Дәүләт башлыгы Владимир Владимирович Путин күп тапкырлар ассызыклап үткәнчә, барлык карарлар, планнар һәм программалар үзәгендә кеше булырга тиеш», — дип өстәде Игорь Комаров.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров биш төп проект тәкъдим итте, аларны гамәлгә ашыру республиканың социаль-икътисадый үсешенә уңай йогынты ясаячак. Алар сәнәгать, мәгариф, экология, транспорт инфраструктурасы, туризм өлкәләренә кагыла.

«Бу проектлар безнең ил үсеше юнәлешендә булыр дип өметләнәбез», — диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.

«Республика икътисады структурасында иң зур чагыштырма авырлык сәнәгать җитештерүе тәшкил итә. Шуның белән бергә без башка тармакларда да өлешне арттырырга планлаштырабыз. Аерым алганда, ИТ-сектор 2,3% ка кадәр арткан. Бүген безнең алда тармакны инвестицияле рәвештә җибәрү, ИТ-өлкәдә белгечләр кытлыгын бетерү, микроэлектроника импортын алыштыру һәм яңа инновацион материаллар җитештерүне үстерү буенча бурычлар тора. Бу бурычларны хәл итүгә «Иннополис» МИЗ һәм «Алабуга» МИЗ инновацион үзәкләре проектлары юнәлдерелгән, — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Дмитрий Чернышенко атна дәвамында Икътисадый үсеш министрлыгы, Координация үзәге һәм Росстат субъектлар белән берлектә Идел буе федераль округы төбәкләрендә актуаль хәлне тасвирлый торган мәгълүматларны өзлексез китерүне тәэмин итәргә кушты.


Фикер өстәү