Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтүчеләр советы утырышында катнашты

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчеләр советы утырышын уздырды.

Чара 2022 елда «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерциячел булмаган оешмасының эш йомгакларына һәм агентлыкның 2023 елга планнарына багышланды, шул исәптән илкүләм социаль инициативаны һәм технологик суверенитетны тәэмин итү өчен кадрлар әзерләү программасын гамәлгә ашыруны да кертеп.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында катнашты.

2011 елда төзелгән Стратегик инициативалар агентлыгы кадрларның тормыш сыйфатын күтәрү, белем бирү һәм әзерләү, төбәк һәм шәһәр үсеше, экология һәм яңа технологияләр эшләү өлкәсендәге системалы үзгәрешләргә юнәлдерелгән проектларны хуплый.

Утырышны ачып, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, бүген утырышка агентлык проектлары лидерлары чакырылган. «Без бүген Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтүчеләр советының чираттагы утырышын уздырабыз. Моны безнең өчен гадәти булмаган, стандарт булмаган режимда эшлибез: мин бирегә, Кремль аудиториясенә, агентлык проектлары лидерларын – кайбер лидерларны, әлбәттә, бөтенесен дә чакырмадым, тик һәрхәлдә, алар — үз идеяләрен тормышка ашыручылар. Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, бүген сезнең агымдагы эшегез, тәҗрибәгезне ничек таратырга, бөтен ил күләмендә кулланырга мөмкин икәнлеге турында сөйләвегезне сорыйм. Шуннан соң, үз коллегаларыма, барыннан да элек, Россия Федерациясе Хөкүмәтендә, сезнең идеяләрегезне гамәлгә кертү өчен тиешле йөкләмәләр бирәчәгемне вәгъдә итәм».

Стратегик инициативалар агентлыгының 2022 елдагы эшчәнлеге һәм 2023 елга планнары турында Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева сөйләде.

Утырыш барышында шулай ук Россия Федерациясе субъектларында гражданнар тормышы өчен сыйфатлы мохит булдыру буенча башкарма хакимиятнең төбәк органнары тырышлыгын бәяләү рейтингы турында да фикер алыштылар.

Видеоконференцэлемтә режимында Татарстанда рейтинг белән эшләү нәтиҗәләре турында Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанга «федераль дәрәҗәгә кадрлар китергән өчен» рәхмәт белдерде.

«Сезгә кадрлар эше, федераль дәрәҗәгә гомум илкүләм бурычларны хәл итүче кадрлар китергән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген без кадрлар белән эшләү кирәклеге турында сөйләштек. Бу җәһәттән Татарстан бик яхшы үрнәк күрсәтә», — диде Владимир Путин ТР Рәисенә видеоэлемтә аша.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия үсешенә, шул исәптән төзелеш тармагына да җитди өлеш кертә. «Үз күрсәткечләрен тулаем күтәрә бара. Татарстаннан чыккан белгечләр, узган ел торак төзелешендә күренекле нәтиҗәләргә бөтен комплексның актив катнашында иреште», — дип төгәлләштерде Владимир Путин. 2022 елда төзелеш күләмнәре күрсәткече — Россиянең иң яңа тарихында иң яхшысы, дип өстәде Россия Президенты. «Советлар чорында безнең илдә мондый күрсәткечләр юк иде, минемчә», — дип йомгаклады ул.


Фикер өстәү