Владимир Путин федераль дәрәҗәдәге кадрлар әзерләгән өчен Татарстанга рәхмәт әйтте

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчеләр советы утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында катнашты.

Владимир Путин утырышка агентлык проектлары лидерлары чакырылган. «Без бүген Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтүчеләр советының чираттагы утырышын уздырабыз. Моны безнең өчен гадәти булмаган, стандарт булмаган режимда эшлибез: мин бирегә, Кремль аудиториясенә, агентлык проектлары лидерларын – кайбер лидерларны, әлбәттә, бөтенесен дә чакырмадым, тик һәрхәлдә, алар – үз идеяләрен тормышка ашыручылар. Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, бүген сезнең агымдагы эшегез, тәҗрибәгезне ничек таратырга, бөтен ил күләмендә кулланырга мөмкин икәнлеге турында сөйләвегезне сорыйм. Шуннан соң, үз коллегаларыма, барыннан да элек, Россия Федерациясе Хөкүмәтендә, сезнең идеяләрегезне гамәлгә кертү өчен тиешле йөкләмәләр бирәчәкмен».
Утырыш барышында шулай ук Россия Федерациясе субъектларында гражданнар тормышы өчен сыйфатлы мохит булдыру буенча башкарма хакимиятнең төбәк органнары тырышлыгын бәяләү рейтингы турында да фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда рейтинг белән эшләү нәтиҗәләре турында җиткерде.
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанга федераль дәрәҗәдәге кадрлар әзерләгән өчен рәхмәт белдерде. «Сезгә кадрлар эше, федераль дәрәҗәдә гомум илкүләм бурычларны хәл итүче кадрлар белән тәмин иткән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген без кадрлар белән эшләү кирәклеге турында сөйләштек. Бу җәһәттән Татарстан бик яхшы үрнәк күрсәтә», – диде Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия үсешенә, шул исәптән төзелеш тармагына да җитди өлеш кертә. «Үз күрсәткечләрен яхшырта. Татарстаннан чыккан белгечләр, бөтен комплексның тырышлыгы ярдәмендә, узган ел торак төзелешендә яхшы нәтиҗәләргә иреште», – диде Владимир Путин. Аның сүзләренә караганда, төзелештә узган елгы күрсәткечләр Россиянең иң яңа тарихында иң яхшысы. «Совет чорында да безнең илдә мондый күрсәткечләр юк иде, минемчә», – диде ул.


Фикер өстәү