Светлана Чупшева: “Рөстәм Миңнеханов барлык проектларда да катнаша”

Республикага эш сәфәре белән килгән Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева сүзләренә караганда, Стратегик инициативалар агентлыгының барлык проектлары – тәүгеләре дә, хәзер тормышка ашырыучылары да Татартан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында эшләнә. Бу хакта ул Хөкүмәт Йортында узган чарада әйтте.

Светлана Чупшева Рөстәм Миңнехановка агентлыкка күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт әйтте.

– Бөтен тәүге проектлар – хәзер дә шулай – федераль дәрәҗәдә үсеп чыгучы барлык тәкъдимнәр Рөстәм Миңнеханов, аның командасы, республикадагы тәҗрибә ярдәмендә эшләнде. Илкүләм эшкуарлык тәкъдиме, инновацияләр рейтингы, тормыш дәрәҗәсен бәяләү дисеңме, болар һәркайсыбызга кагыла, – диде ул стратегик бизнес-миссия барышында.

Светлана Чупшева Татарстанга һәрвакыт рәхәтләнеп килүен дә әйтте.

– Нәкъ менә шушы дискуссияләрдә, очрашуларда яңа стратегик инициативалар һәм проектлар туа, без аларны Күзәтүчеләр советында илебез җитәкчелегенә, илебез Президентына, Күзәтүчеләр советы рәисенә тәкъдим итәбез. Без инде берничә төбәктә шундый очрашулар үткәрдек, – диде агентлык җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, 12 ел эшләү дәверендә бер генә проект та, бер генә тәкъдим дә җавапсыз калмаган. Алар тормышта үз юлын тапкан, зур федераль программаларга әверелгән. “Әлеге программалар тормышыбызны яхшы якка үзгәртүгә хезмәт итә”, – диде Светлана Чупшева.


Фикер өстәү