Игорь Шувалов: “Татарстанда башланган барлык проектларның да нәтиҗәсе бар”

ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе рәисе сүзләренә караганда, Татарстанда башланган барлык проектларның да нәтиҗәсе бар. Бу хакта ул республикага эш сәфәре белән килгәч әйтте.

Татарстан Хөкүмәт Йортында стратегик бизнес-миссия сессиясе йомгаклары һәм Татарстанның Стратегик инициативалар агентлыгы һәм ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе белән хезмәттәшлек мөмкинлекләренә бгышланган эшлекле киңәшмә узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кунакларга уртак хезмәттәшлек һәм сессия үткәрү урыны итеп республиканы сайлаулары өчен рәхмәт белдерде.

– Безнең хезмәттәшлек бик күп еллар дәвам итә. Татарстан зур юл үтте һәм бу мөмкинлекләр мәсьәләсе генә түгел. Без бүген бөтен мөмкинлекләр дә тулысынча тормышка ашырыла дип әйтә алабыз. Без катнашкан һәм сез башлап җибәргән уртак проектлар өчен бик зур рәхмәт. Әйтергә кирәк, күп кенә төбәкләр проектларны башлый, әмма аларны билгеле бер нәтиҗәгә кадәр китереп җиткерә алмыйлар. Сез башлаган барлык проектларның да нәтиҗәсе бар, – диде Игорь Шувалов.


Фикер өстәү