Игорь Шувалов БРИКС һәм Татарстан белән хезмәттәшлек турында әйтте

Татарстанга эш сәфәре белән килгән ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов Казанда узачак БРИКС һәм Татарстан белән хезмәттәшлек турында үз фикерен әйтте.

– БРИКСта безнең рәислек итүнең өстенлекләре Россия Президенты тарафыннан билгеләнде. Үсеш корпорациясе буларак, без БРИКСның банкара берләшмәсен җитәклибез. Милли валютада исәп-хисапны арттыру, алмаш исәп-хисап системаларын булдыру кебек берничә финанс проект алып барабыз. Көн тәртибе буенча эш күп, – диде Игорь Шуалов.

Шул ук вакытта, Татарстан белән хезмәттәшлек итү турында сөйләгәндә, ВЭБ.РФ рәисе төбәктә башланган барлык проектларның һәрвакыт азагына кадәр җиткерелүен әйтте.

– Бездә бер генә азагына җиткерелмәгән проект та юк. ВЭБ.РФның Татарстан белән барлык проектлары уңышлы. БРИКС кысасында булырмы, әллә безнең көндәлек хезмәттәшлекме – бу эш һәрвакыт кызыклы, – диде Игорь Шувалов.


Фикер өстәү