М12дән йөргән өчен акча алмаячаклар

М12 автомобиль юлында узган атнада ишеп яуган карны тулысынча чистартып бетергәнче, Шәле – Канаш арасында йөргән өчен акча аламячаклар. Бу хакта “Автодор”ның матбугат хезмәте хәбәр иткән.

17 гыйнвардан бирле М12 автомобиль юлының Шәледән алып күрше Чувашстандагы Канаш шәһәренә кадәр арасыннан 2 миллион куб метр кар һәм бозны читкә чыгарганнар. Юлларны чистарту эше әле дә дәвам итә. Биредә тәүлек әйләнәсе 120 кеше эшли.

“Мәскәүдән Канашка кадәр моңарчы расланган тарифлар гамәлдә булса, узган атнада ишеп яуган карны тулысынча чистартып бетергәнче, Шәле – Канаш арасында хәрәкәт иткән өчен акча алынмаячак. Хәзерге вакытта 17 гыйнвар көнне 06:00 сәгатьтән бирле М12 юлыннан узган һәм моның өчен акча түләргә тиешле машина йөртүчеләрнең әлеге түләүләрен бетерү эше бара. Автомобиль йөртүчеләр бу акчаны инде түләргә өлгергән булса, Шәледән алып Канашка кадәр юл өчен түләү кире кайтарылачак. Бурычлар турындагы мәгълүматны “шәхси кабинет”ка кереп белешергә мөмкин”, – дителгән “Автодор”ның матбугат хезмәте хәбәрендә.


Фикер өстәү