«Автодор Кубогы» ярышларында 35 төбәк көрәшчеләре бил алышачак

Бу атнада Казанда “Автодор Кубогы”на көрәш һәм грек-рим көрәше буенча илкүләм ярышларга 35 төбәктән спортчылар чыгыш ясаячак. “Ак барс” көрәш сараенда узасы бәйгедә иң көчле егетләр 16 декабрьдә ачыкланачак, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

“Автодор Кубогы” быел М12 “Көнчыгыш” юлының Мәскәү белән Казан арасындагы участогында төзелеш тәмамлану хөрмәтенә уза. Бәйге барышында “Автодор Кубогы”ның күчмә байрагын төзелеш дәвам итүче төбәккә тапшыру тантанасы да узачак. Билгеле булганча, әлеге ярышлар М12 “Көнчыгыш” юлы төзелгән төбәкләрдә оештырыла. 2021 елда ул Казанда, ә 2021 һәм 2022 елларда Мәскәүдә, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләрендә узды. Киләсе елларда исә Башкортстанда, Свердловск һәм Төмән өлкәләрендә булыр дип көтелә.

Бәйгенең рәсми чаралары һәм финал өлеше 16 декабрьдә узачак. Көрәш һәм грек-рим көрәше буенча финал ярышларында иң көчле икешәр командадан 10ар егет бил алышачак.

Билгеле булганча, “Автодор Кубогы”нда чыгыш ясаячак республика җыелма командасы составын Татарстан Чемпионаты нәтиҗәләре буенча тупладылар.


Фикер өстәү